И сөенде инде сабыйлар...
752
0
0

Соңгы вакытта Шәтке авылы куанычлы хисләр белән яши. Күптән түгел генә биредә тантаналы шартларда яңа модульле ветеринария участок пункты ачып кайтсак, 19 август көнне республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов программасы нигезендә 50 балага исәпләп төзелгән яңа балалар бакчасы бинасын ачуның шаһиты булдык. Шәтке халык күп һәм тыгыз яши торган авылларның берсе....

Балалар бакчасын ачу тантанасында авыл халкы һәм район активы белән берлектә ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутатлары - Камил Садретдинов, Разыя Садыйкова, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты һәм шәткеләрнең зур шатлыклары белән уртаклаштылар.
- Шәтке авылы халкы, биредә тәрбияләнәчәк балалар мондый затлы, мәһабәт бинага бик тә лаек. Чөнки биредә уңган-булган, тырыш халык яши. Шуңа күрә халык та, хуҗалык та бай, җитеш тормышта көн күрә. Билгеле ки, Шәтке төбәген хоккейдан башка күз алдына да китереп булмый. Без авылда яшьләрнең, балаларның күп булуына нык сөенбез. Бу авылның матур киләчәге бар дигән сүз. Бакчалар ачылып торганда, әти-әниләр дә авылдагы демографик хәлне уңай якка үзгәртерләр дигән ышаныч бар, - дип муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов. Чыгышын тәмалап ул, яңа пунктны төзеп файдалануга тапшыруда башлап йөргән, рухи һәм матди ярдәм иткән иптәшләргә - авыл мулласы Фәрит Шәйхиевка, җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәте җитәкчесе Илдуз Гайнуллинга, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйровка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, җаваплылыгы чикләнгән "Цереком" ширкәте төзүчеләренә рәхмәт белдерде.
Ә ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов кулыннан 100 мең сумга исәпләнгән сертификатны 24 ел дәвамында балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Гөлнирә Шәйхиева кабул итеп алды. Республикабызның баш укытучысы үзенең чыгышында хәзер балалар бакчаларының балаларны вакытлыча куеп тору урыны гына түгел икәнлеген, ә тәрбия һәм белем бирү үзәге булырга тиешлеген ассызыклады. Чыннан да, хәзер яшьләребез ике ВУЗ тәмамласалар да, эш таба алмый торганга әйләнде.
- Бу уңайдан илебез мәгарифе тамырдан үзгәреш кичерә. Хәзер без балаларны эшче һөнәренә өйрәтүне бурыч итеп куябыз. Гомум белем бирү мәктәпләре белән беррәттән, һөнәри белем бирү йортларында да белем бирү тәртибе тамырдан үзгәрәчәк. 2019 елда Казанда узачак эшче һөнәрләре чемпионаты да моңа зур этәргеч бирер дип уйлыйбыз. Ә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге үзгәрешләр балалар бакчаларыннан, аларда хезмәт куючы тәрбияче-педагоглардан башланырга тиеш, - диде ул.
Авылда яңа балалар бакчасы бинасы ачылу шәткеләр өчен чыннан да зур куаныч. Чөнки моңарчы авыл балалары авыл читендәге иске, уңайлыклары булмаган бинада тәрбияләнгән. И сөенде инде бу көнне шәткеләр.
Сәлимә Мөхәммәтханова:
- Авыл кешесе күптән көтте бу бәхетне. Яңа бакчага өченче оныгым Айбулат йөриячәк. Ике абыйсы мәктәптә укый инде. Шундый бәхеткә тиендергәннәре өчен республика, район, җирлек җитәкчеләренә зур рәхмәт.
Дамира Якупова:
- Олы оныгым Айзилә бакчага йөри инде, кечкенәсе - Айгизәсе Яңа елдан соң йөри башлаячак. Чиратка язылдык инде. Без балалар үстергәндә мондый бакчалар булмады шул. Эшкә киткәндә ашарларына калдырып, балаларны өйдә бикләп китә идек. Үзем 33 ел буе фермада эшләдем. Яңа бакчаның авыл уртасында булуы уңайлы. Алайса, искесе авыл читендә иде. Анда бала илтеп, алып кайтырга әти-әниләрнең шактый вакыты үтте.
Ирле-хатынлы Сөембикә һәм Миннәхмәт Газизҗановлар:
- Яңа бакчага оныкларыбыз йөрмәсә дә, аны ачу тантасыны зур рухлану хисләре белән килдек. Яңа бина авылны бизәп, яшәртеп, яңа мәдәни үзәк булып торачак бит. Тагын, тагын төзергә, яңартырга насыйп булсын.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
18 август 2022 - 16:10Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.100
-
18 август 2022 - 15:09"Җырлыйк әле" тапшыруында Теләчеләр Күптән түгел Теләче районы үзешчәннәре Татарстан Яңа гасыр каналында чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып кайтты.2600
-
18 август 2022 - 14:35Кулланучы хокукларым нинди? - Сәүдә объектына микродулкынлы мичне алып килдем. Ремонт вакыты 45 көн күрсәтелгән иде. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 20 көн вакыт узды, әмма микродулкынлы мич әле дә ремонтланмаган. Кулланучы хокукларым нинди?3700
-
18 август 2022 - 13:50Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин халыкны кабул итәчәк 22 август 2022 нче ел көнне, “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин борчыган сораулар буенча халыкны шәхси кабул итәчәк.3500
-
18 август 2022 - 13:36АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированных участков нефтепроводов АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Пермь – Альметьевск в Пермском крае и Альметьевск – Куйбышев-2 в Самарской области.3100
-
18 август 2022 - 10:27Подведены итоги летней Спартакиады работников АО «Транснефть – Прикамье» АО «Транснефть - Прикамье» подвело итоги ежегодной летней спартакиады работников. Мероприятие проходило на базе спортивного комплекса «Юность» в г. Лениногорске Республики Татарстан.4400
-
18 август 2022 - 10:01Артур Хабиров истәлегенә футбол ярышлары узачак Иртәгә, ягъни 19 август көнне сәг. 15.00 дә Татарстан республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, өстәмә белем бирү педогогы Артур Хабиров истәлегенә футбол ярышлары узачак.5700
-
18 август 2022 - 08:49Сатуда - Илшат Билаловның "Тауда язылган язмыш" китабы Бу әсәр авыл табиблары тормышына багышлана.7100
-
18 август 2022 - 08:45Җәйге чор бик күңелле Ничек итеп китапханәгә яңа укучылар җәлеп итәргә һәм ничек итеп интернеттан һәм телевидениедән тыш, китап бар икәнен кешеләргә, бигрәк тә балаларга төшендерергә? Моның өчен безнең китапханәчеләр мавыктыргыч чаралар үткәреп кенә калмыйча, материал бирүнең яңа формаларын да эзлиләр. Шундый формаларның берсе - төрле акцияләр уздыру.7000
-
18 август 2022 - 08:05КАРЛЫГАННЫ ОНЫТМАГЫЗ Уңышын биреп бетергәннән соң, карлыган һәм крыжовник киләсе елга чәчәк бөреләрен формалаштыра башлый, шуңа аны тукландыру турында уйларга кирәк.10300
-
17 август 2022 - 15:09Эшкә чакырып килгәннәр Бүген, ягъни 17 август көнне, район Советының утырышлар залында Казан вертолет заводы вәкилләре - Николай Липатов белән Хәлил Гыйниятов районның мәшгульлек үзәген исәптә торучы һәм авыл җирлекләрендәге эшсез райондашларыбыз белән очрашты.16200
-
17 август 2022 - 14:06Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды 1 сентябрь – Белем көне якынлашкан көннәрдә Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды.13200
-
17 август 2022 - 13:57Урманнарга керү тыела Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга якын урыннарда коры үләннәрнең яна башлавының 407 очрагын теркәгән. Ялкын гомум исәптә 8,6 гектар мәйданны колачлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тулаем яшел зоналарда янгын тарала башлауның 800 очрагын ачыклаган һәм сүндерү чарасы күргән.7800
-
18 август 2022 - 15:00Яңа почта бүлекчәсе файдалануга тапшырылды
-
17 август 2022 - 11:41Үзәк мәктәбендә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында, уку әсбаплары тапшырдылар.
-
17 август 2022 - 10:25
-
17 август 2022 - 06:45
-
18 август 2022 - 14:01Чиста-пөхтә, яктыБүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, онлайн форматта,авыл җирлекләрендә урнашкан 15 төзекләндерелгән почта бүлекчәсен файдалануга тапшыру тантаналары узды.4300
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.78300
-
16 август 2022 - 15:42Конкрет бурычлар куелды Бүген, ягъни 16 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен киңәшмә үткәрде.38600
-
15 август 2022 - 08:35Төзелеш эшләре финиш сызыгына якынлаша 11 август көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзенең эш бүлмәсендә җаваплылыгы чикләнгән “ТОПГАЗ” ширкәте вәкилләрен кабул итте.35600
-
15 август 2022 - 08:38Кышка әзерлекләре тикшерелде 11 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Таң”, Игенче”, Чулпан” ширкәтләрендә, “Низамов М.Х” “Әхмәтова Г.Ф” крестьян-фермер хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында булып, аларның кышка әзерлеге һәм алардагы ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.23400
-
17 август 2022 - 09:52Кыр эшләре көндәлеге Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Августның кояшлы, чалт аяз көннәре моңа бер дигән мөмкинлек бирә.21100
© 2011 - 2022. Телэче (Тюлячи). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+