Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ышанычны акладык

1 август көнне Казан шәһәренең Мирный бистәсендә Сабантуй бәйрәме булып үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар, чит илләрдә, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән бергә, бу көннәрдә Казанда үтүче Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатында чыгыш ясаучы спортчылар да катнашты. Милли бәйрәмебезнең август аена калып үткәрелүенең дә сәбәбе...

Шунысы сөенечле, Кукмара, Арча, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Мамадыш, Норлат, Буа районнары белән беррәттән, без - теләчеләр дә, әлеге тарихи вакыйгага, гаҗәеп тамашага үзебездән лаеклы өлеш кертә алдык. Иртәнге сәгатьләрдән башланып, кичке дүрткә кадәр дәвам иткән чарада үзешчән артистларыбыз, спортчыларыбыз, һөнәрчеләребез актив катнашты. Биредә аларның иң-иңнәре, сайланып алынганнары гына үз һөнәрен, үз эшен күрсәтте. Мәсәлән, кукмаралар - чуен таба, киез итекләр белән шаккатырса, мамадышлар - күз явын алырдай итеп эшләнгән агач сыннар, лаешлар - югары зәвык белән эшләнгән ясалма күл ярдәмендә халыкны үз мәйданчыкларына җәлеп иттеләр.
Безнең кызлар исә чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар, ялтыравык шкатулкалар белән сокландырды. Безнең мәйданчыкны кемнәр генә карап узмады да, кемнәр генә артистларыбызга кушылып, җырлап-биеп, күңел ачып китмәде. Безнекләр алты сәгать буе сәхнә тотты. Яңгыр яву сәбәпле, башка мәйданчыклар тынып калганда да, безнекеннән җыр-музыка, дәртле бию көйләре өзелеп тормады. Су спорты буенча дөнья Чемпионатында катнашучы Латвия, спортчылары, шәмәхә тәнле туристлар, егет-кызларыбызның чыгышыннан таң калды. Сабантуй кунаклары "Агыйдел", "Сударушка", "Нардуган", кебек фольклор ансамбльләре, яшь гармунчылар, халык уен кораллары ансамбле, "Сәйдәш", "Сюрприз" бию төркемнәре, "Мизгел", "Нур" вокаль ансамбльләре чыгышын карап хозурланды.
Аерым чыгыш ясаучылардан Әлфия Поташова, Лилия Нәҗметдинова, Нурмөхәммәт Әлмөхәммәтовларның җырлары кайнар алкышларга күмелде. Баянчы егетебез Илфар Каюмовның, биюче кызыбыз Гөлназ Габдрахманованың чыгышын кабат-кабат сорап кул чапты тамашачы. Шөкер, райондашларыбызның ай дәвамында алып барылган әзерлек эшләре бушка китмәде, тырыш, фидакарь хезмәт буларак, эшебез республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Күрсәтелгән зур ышанычны матур чыгышларыбыз, кул эшләренең гүзәл үрнәкләре һәм кунакчыллыгыбыз белән аклый алдык.
Республиканың 11 районыннан килгән үзешчәннәрнең, һөнәрчеләрнең тамаша-күргәзмәләрен Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары - республикабыз лидеры - Рөстәм Миңнеханов, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре меры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми кешеләр карады. Сабантуй барышында Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатында катнашучыларга, республикабыз кунакларына ярыш-бәйгеләрдә көч сынашу мөмкинлеге тудырылды. Алар аеруча пычкы белән утын кисү, кул көрәшен үз итте. Кунаклар күңеленә катыктан акча эзләү шөгыле дә хуш килде. Артистларыбызга кушылып сикерә-сикерә биюләрен әйткән дә юк. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Сабантуй - безнең бәйрәм. Ул 55 төбәктә, 23 илдә үткәрелә. Без аны быел Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатында катнашучыларга, Казан кунакларына, чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребезгә бүләк иттек.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев