Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Игелекле хезмәт нәтиҗәсе

21 июль көнне Теләче болынында, быел төзекләндерелгән күңел ачу комплексында - Сабантуй мәйданында авыл хезмәтчәннәре, тармак ветераннары өчен зур бәйрәм гөрләде.


Аны тиешле дәрәҗәдә, истә калырлык итеп үткәрүдә хәтта коеп яуган җәйге яңгыр да комачаулый алмады. Бу көнне басу-кырларда, терлекчелек фермаларында, ремонт остаханәләрендә эшләүче райондашларыбыз, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, үз эшләренең осталары булган белгечләр һәм хезмәт ветераннары адресына рәхмәт сүзләренең иң олысы, ихласы, җыр-биюнең иң дәртлесе һәм иң моңлысы җиткерелде.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов үзенең кереш һәм тәбрикләү сүзендә билгеләп узганча, районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре әлегедәй кадер-хөрмәткә бик тә лаек. Мисал өчен, районыбыз игенче-механизаторлары язгы кыр эшләрен (барлык чәчүлек мәйданнары 44 мең гектар) кыска срокта, яхшы сыйфат белән башкарып чыга алды. Исегезгә төшерәбез, язгы кыр эшләре чорында муниципаль район башкарма комитеты белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан ярыш шартлары эшләнеп, өч көн саен анализ ясап барылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкесе Ралиф Низаметдинов әйтеп узганча, бу чорда районның алдынгы 33 игенче-механизаторы акчалата бүләк сертификатларына, шулар арасыннан 9ы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булган. Иң күңеллесе шул: акчалата премияләр әлеге бәйрәмдә тантаналы шартларда ияләренә тапшырылды.
Тулырак бу хакта газетабызның киләсе саныннан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев