Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Игенче" ширкәтендә урып-җыю эшләре ничек бара? Журналист күзәтүе (+фотолар)

Бүген игенче-механизаторларның көнне-төнгә ялгап эшли торган чагы. Моны җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә дә бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. Игеннәрне суктыруда ширкәт комбайнчылары арасында беренче урында барган Фәрит Шаһиев: "Һәр минут санаулы безнең. Иртән тугызларда эш башлыйбыз һәм төнге унике, бергә кадәр суктырабыз. Чөнки һава торышы эшләргә дә, игеннәр өлгерсен өчен дә...

Бүген игенче-механизаторларның көнне-төнгә ялгап эшли торган чагы. Моны җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә дә бөтен тулылыгы белән аңлыйлар.

Игеннәрне суктыруда ширкәт комбайнчылары арасында беренче урында барган Фәрит Шаһиев: "Һәр минут санаулы безнең. Иртән тугызларда эш башлыйбыз һәм төнге унике, бергә кадәр суктырабыз. Чөнки һава торышы эшләргә дә, игеннәр өлгерсен өчен дә бик уңай тора," - диде.

Мәсәлән, ул беренче августка кадәр ярдәмчесе Фәнил Әхмәтҗанов белән "АКРОС-530" комбайны бункеры аша амбарга 774 тонна икмәк суктырып озаткан. Икенче урында - шулай ук "АКРОС-530" комбайны белән Рөстәм Нәбиуллин. Аның суктырып алган икмәге 676 тонна. Без килгәндә алар һәм "Енисей", "ДОН-1500 комбайннарында эшләүче Марат Нигъмәтҗанов белән Илдар Җәләлет-диновлар бер-берсе белән ярыша-ярыша теземнәрдәге 171 гектарлы арыш басуын суктыралар иде.

Әлегә ширкәттә арышның чыгышы уртача һәр гектардан 23 центнер тәшкил итә. Көзге культураларның уңышы бик яхшы.Быел биредә көзге культуралар 691 гектарда чәчелгән булган. 321 гектарда игелгән көзге бодайның һәр гектарыннан 46 центнер уңыш җыеп алганнар. Борчак уңышы исә 27,3 центнер тәшкил иткән.

- Сабан культураларының да уңышы булырына өметләнәбез, бүген-иртәгә әлеге арыш басуын суктырып бетерәсе бар, - диделәр ашлык ташучы "КамАЗ" шоферлары Мәсгүт Галиуллин белән Фәрит Миннебаевлар. Алар икесе дә ашлык ташуда зур тырышлык куеп эшлиләр. Ширкәт идарәсеннән 1 август көнне алынган мәгълүматлар буенча, Мәсгүт басудан ындыр табагына - 760, Фәрит - 607 тонна ашлык ташырга өлгергән.

Игеннәрне теземнәргә салуда КСУ-1 комбайны белән Хәмит Кәримуллин зур өлгерлек күрсәтә. 1 август көненә 568 гектардагы игеннәрне теземнәргә салган Хәмит район комбайнчылары арасында алдынгы урыннарда бара. Суктырылган мәйдан-нар шунда ук саламнан арындырыла. Покостагы саламны тракторчылар Айрат Ситдыйков, Мөнәвәр Мөхәммәдиев һәм Яхъя Абдуллиннар төргәкләсә, ферма тирәсенә Гыйльфан Дәүлиев белән Радик Нәбиуллин ташый.

Һава торышы сынатмасын да, матур көннәрнең бер генә минутын да сарыф итмичә, бар көчне калган уңышны җыеп алуга туплыйсы кала.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары

P. S. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 август көнне алынган мәгълүматларга караганда, игенче-механизаторларыбыз 7997 гектар мәйдандагы игеннәрне теземнәргә салганнар, планга карата үтәлеш - 42%, ә суктырып алынган мәйданнарның күләме 7360 гектартәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев