Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Игътибар - балалар!”

23 август көнне республикада, шул исәптән районда да, “Игътибар - балалар” дип исемләнгән профилактик декада башланып китте.

Ел саен язгы һәм көзге айларда үткәрелеп килүче традицион декаданың икенче этабы мәктәпләрдә укулар башланган чорга туры килә. Аның быелгысы 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Декаданың беренче этабы мәктәпләрдә укулар тәмамланып, каникул башланган чорда - май азагында, июнь башында узган иде. 15 яшькәчә балалар тарыган юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере нәкъ шушы чорга туры килә дә инде. Декада барышында ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре белән берлектә, юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен өйрәтәчәкләр, моның өчен алар видеоматериаллар, күрсәтмә әсбаплар белән эшләячәкләр.

Шулай ук декада барышында юл иминлеге сакчылары тарафыннан яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә дә, балалар киемендә, букчаларында яктылык кайтару элементларының булу-булмавына һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә зур игътибар биреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев