Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Игътибар! Сайтыбызда "ТЕЛӘЧЕ ТАРИХЫ - ФОТОЛАРДА" исемле фото-конкурс игълан итәбез, катнашырга ашыгыгыз!

Хөрмәтле дуслар, "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан "Теләче тарихы - фотоларда" исемле фото-конкурс игълан итә. Конкурс шартлары буенча, сез безгә үзегезнең гаилә архивында сакланучы Теләче районының тарихын чагылдыра торган фотолар җибәрә аласыз. Ул фотолар районда төрле елларда уздырылган чаралар (Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәр,...

Хөрмәтле дуслар, "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан "Теләче тарихы - фотоларда" исемле фото-конкурс игълан итә.

Конкурс шартлары буенча, сез безгә үзегезнең гаилә архивында сакланучы Теләче районының тарихын чагылдыра торган фотолар җибәрә аласыз. Ул фотолар районда төрле елларда уздырылган чаралар (Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәр, төрле биналар ачылу тантаналары, һәм башка шундый фотолар) турында сөйләргә тиеш.

Фотоның электрон вариантын да җибәрә аласыз, кәгазь вариантын да редакциягә хат белән язып салырга, яки үзегез кертергә мөмкин, без аны редакциядә сканер белән укытып электон форматка әйләндерербез.

Конкурс 2 этаптан торачак:

1 этап. 26 май көненнән башлап бер атна дәвам итәчәк һәм 1 июньгә кадәр барачак. Бу этапта без фотоларны кабул итеп алабыз, исемлек төзибез һәм 2 июнь көнне барлык килгән фотоларны бер юлы сайтка куябыз, һәр фото астында махсус счетчик һәм кнопка була, шул кнопкага басып сайтны укучылар, ягъни сез, үзегезгә ошаган фотога тавыш бирә алачаксыз.

Барлык фотоларны бер көнне урнаштыруның сәбәбе - бөтен катнашучыларның да җиңүгә мөмкинлеге бертигез булсын өчен эшләнә. Мәсәлән, Галинең фотосын 26 май көнне куйсак, Ә Вәли 1 июнь көнне генә җибәрә икән, бер атна эчендә Галинең фотосы инде күп тавыш җыеп өлгергән булырга мөмкин. Шуңа күрә гадел булсын өчен беренче атна эчендә килгән фотолар бер үк вакытта старт алачак.

2 этап. Фотоларга тавыш бирү этабы. Бу этапта алдагы бер атнада җыелган фотоларга тавыш бирү барачак. Әлеге этап 1 июнь - 1 август аралыгында барачак. 2016 елның беренче августы көнне конкурс туктатылып нәтиҗәләр ясалыр һәм иң күп тавыш җыйган 10 фотоның хуҗалары истәлекле бүләкләр ияләре булыр, дип ниятлибез.

Конкурска яңа фотоларны шулай ук 2 нче этапта да, 31 июльгә кадәр кабул итәчәкбез. Ләкин һәр бер соңарган көн җиңүгә мөмкинлекне киметәчәк, чөнки алданрак килгән фотолар да көн саен тавыш җыячак, һәм аларны куып тоту кыенгарак туры киләчәк.

Конкурска фотоларыгызны tulinf@rambler.ru электон адресына яки vk.com/tulachiinform аккаунтына хат белән җибәрә аласыз.

Кәгазь фотоларны җибәрү өчен адрес:

42208, село Тюлячи, ул. Луговая, дом 6а

Нинди ысул белән җибәрсәгез дә, хатыгызда исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны күрсәтегез, фотода нәрсә сурәтләнгәне, ничәнче елны төшерелгәнлеге турында хәбәр итегез, шулай ук, ""Теләче тарихы - фотоларда" фото-конкурсына", дип язып куярга онытмагыз.

Мисал өчен, без бу язманың башында урнаштырган фотода 2012 елны Лесной поселогында Сабантуйга бирнә җыючы балаларны күрә аласыз.

Хәерле сәгатьтә!

Веб-редактор Раил РАШИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев