Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ике буын очрашуы

Өлкәннәр көнендә «Кояшкай» балалар бакчасында махсус бәйрәм чарасы узды. Биредә тәрбиячеләре Зөлфия Галиәхмәтова, музыка җитәкчесе Лилия Рафикова белән, мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары, бакчада эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләргә һәм үзләренең әби-бабаларына бәйрәм чарасы әзерләгән. "Мондый чара уздыру безнең ясле бакчасында инде традициягә керде, - ди "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Фәридә Хәсәншина,...

Бу көнне биредә өлкән буын яңа буын белән очрашты. Балалар бик тырышып әзерләнгәннәр, биеп-җырлап кадерле әби-бабаларының күңелләрен күрделәр. Балалар бакчаларында узган һәр чарадан да гаҗәпләнү катыш сокланып кайтам, үзләре кечкенә генә булса да, ничек шуның кадәр шигырь-җырны ятлап бетермәк кирәк, күзләр генә тимәсен.
Өлкәннәр көнендә үзләрендә хезмәт куйган ветераннарны зурлаган оешмалар аеруча хөрмәткә лаек, үткәне юкның - киләчәге юк, дигәндәй, бу кешеләр - оешманың үткәне. Аларны оныту, киләчәгеңне уйламауга тиң. "Кояшкай" бакчасына килгән саен, биредәге хезмәт коллективының дус-тату эшләвен күреп сөенеп кайтам, чыннан да, бердәм, көчле коллектив тупланган биредә. Өлкәннәрне онытмаулары, һәрчак зурлаулары да моның ачык мисалы. Биредә 30 елга якын тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Җәмилә ханым Гатауллина да искәртеп узды бу хакта. "Нинди генә чара уздырмасыннар, һәрчак чакырып торалар, рәхмәт аларга онытмаулары өчен", - дип, күз яшьләрен сөртте ул.
Дөрестән дә, өлкәннәргә әллә-ни күп кирәкми, алар гомер көзләрендә бары игътибарга мохтаҗ. Игътибар һәм наздан мәхрүм итмик аларны...
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев