Теләче Информ

Икенче яшьлеген кичерә

2017-2018 нче елларда бик зур суммада инвестицияләр кертелеп, капиталь төзекләндерү үткәрелгән һәм “Нәүрүз” кооперативына караган Теләче сөт-май комбинаты бүген чын мәгънәсендә икенче яшьлеген кичерә.

Теләчедә урнашкан “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативында җитештерелгән сырлар Мәскәү, СанктПетербург, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләренә, Россиянең башка бик күп төбәкләренә һәм Татарстан шәһәрләренә озатыла. Һәм кулланучылар арасында аларга сорау бик зур икән.

Үз планнары бар

Бер дә гаҗәпләнәсе юк: сүз натураль, сыйфатлы һәм тәмле продукция турында бара. Сырларның җитештерү күләме арту сәбәпле, сату нокталары да, таралу географиясе дә көннән-көн арта, киңәя. Мисал өчен, 2020 елда биредә 515 мең сумлык продукция җитештерелгән. Теләче сөтмай заводы тәүлеккә 70 тонна сөт эшкәртә. Киләчәктә бу күрсәткечне 100 тоннага җиткерү һәм яңа 15 эш урыны булдыру күздә тотыла. Бер караганда, 2019 елда яңадан торгызылган заводның әлегедәй җитештерүчәнлеккә ирешүенә ышанасы да килми. Әмма бу факт. Яшь компаниянең җитештерүне арттыру буенча үз планнары бар. Әлеге уй-ниятләрнең тормышка ашыралачагына ышаныч зурдан. Чөнки биредә актив, инициативалы, һөнәри яктан җитлеккән команда эшли.

Банкротлык һәм яшәүдән туктау

2017-2018 нче елларда бик зур суммада инвестицияләр кертелеп, капиталь төзекләндерү үткәрелгән һәм “Нәүрүз” кооперативына караган Теләче сөт-май комбинаты бүген чын мәгънәсендә икенче яшьлеген кичерә. Дөрес, моннан 30 ел элек яңадан торгызылган Теләче районында сөт-май комбинаты аңарчы да бар иде. Кызганыч, 2014-2015 нче елларда комбинат банкротлыкка чыгып, яшәүдән туктады, җиһазлары сатылып бетеп, белгечләре һәм эшче хезмәткәрләре яңа эш урыннары эзләп, Казанга, күрше районнарга китәргә мәҗбүр булдылар. Һич арттыру булмасын, узган гасырның туксанынчы елларында, ике меңенче елларда биредә җитештерелгән май районның брендына әверелде. Ул елларда завод тәмле һәм сыйфатлы май җитештергәне өчен Мәскәүдә, Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә узган халык хуҗалыгы күргәзмәләрендә күпсанлы Мактау грамоталарына, медальләргә һәм башка төрле бүләкләргә лаек булды.

Гадәттә, көзге айларда Казанда үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Теләче сөт-май заводы сатучылары янында озын чиратлар хасил була иде. Моны үземнең дә берничә тапкыр күргәнем булды. Ул елларда Казан халкы арасында Теләче маена сорау бик зур иде шул. Яшерен-батырын түгел, завод үзе яшәүдән туктаганнан соң да, күзләрен дә йоммыйча, Теләче мае дип, үз майларын (сыйфатын, тәмен бер Алла белгән) сатучылар күп булды. “Ялган” май сатучылар белән без язгы һәм көзге айларда даими үткәрелеп килүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә еш очраша идек. Башкалар Теләче сөтмай заводының исемен файдаланып акча эшләп ятканда да, район халкы заводның кабаттан аякка басачагына өметен өзмәде. Биредәге башбаштаклыкка, җиһазларның яшертен генә сатылып ятуына йөрәге әрнүчеләр дә аз булмагандыр.

Билгесез тормышка нокта куеп...

Шөкер, 2018 елда завод язмышына битараф булмаган кешеләр дә табылды. Кукмара районында яшәүче шәхси эшмәкәр Раилә Хисмәтуллина җитәкчелегендәге “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативы әлегедәй билгесезлеккә һәм ташландык тормышка нокта куйды. Чөнки сөт җитештерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, крестьянфермер хуҗалыкларына завод бик кирәк иде. Шуңа да Теләчедә кабаттан сөт-май заводын торгызу идеясе районның элеккеге башлыгы Илдус Зарипов тарафыннан зур яклау тапты.

Реклама

- Предприятиене ачып җибәргәндә дәүләт тарафыннан бирелгән грантлар нык ярдәм итте, - дип сөйли “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Раилә Хисмәтуллина. - Әлеге ярдәм белән без ташландык заводны, соңрак, алдынгы технологияләргә нигезләнгән, заманча җиһазлар сатып алдык, чистарту корылмасы төзедек, үз эшләренең осталары булган белгечләрдән, эшчеләрдән торган 70 кешелек хезмәт коллективы тупладык. Элеккеге завод ябылгач, чит районнарга эш эзләп киткәннәр дә кайтты. Шунысы сөенечле, аларның күбесе яшьләр. Моның өчен бер ел вакыт җитте. Әлбәттә, социаль-икътисадый яктан караганда, районда шундый зур җитештерү предприятиесе барлыкка килүе зур вакыйга. Бу - район бюджетына өстәмә салым кертемнәре дигән сүз. Җитештерүгә килгәндә, безнең заводта ике линия булдырылды. Аның берсендә сырның “Голландский” төре җитештерелсә, икенчесендә “Российский” төре ясала. Безнең заводта тәүлеккә җиде тонна ярымкаты сыр һәм бер тонна сыер мае җитештерелә. 2020 елда чыгымнары 12 миллион сум тәшкил иткән, 3240 куб.мга ия (мәйданы 432 кв.м) әзер продукция склады төзедек. Җитештерүчеләр китергән сөтне суытыр өчен котельнаяга реконструкция үткәрелде, заманча суыткычлар урнаштырылды. Алдынгы технологияләр ярдәмендә дүрт сәгать эчендә +2...+4 градуста 60 тонна сөт суытырга мөмкин. Мондый егәрлек-куәт “зур сөт” сезонында да, сөт чималы нык кимегән кышкы чорда да җитә. Барлык технологик этапларда да биредә җитештерлә торган сөт продукциясенең сыйфаты, санитар культура ныклы контроль астында. Бу исә, үз чиратында, кулланучыларга чын мәгънәсендә тәмле, файдалы, натураль продукция тәкъдим итәргә ярдәм итә.

Һәр сыр үзенчә өлгерә

Сыйфатлы сырның фәкать югары сыйфатлы сөттән генә ясалганын һәркем яхшы аңлый. Шуңа күрә дә “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативы ышанычлы җирле сөт җитештерүчеләр, шулай ук ут-күршеләр - Кукмара, Саба һәм Арча районнары фермерлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Предприятиедә чималның сыйфатын ныклы контрольдә тотучы өч лаборатория эшләп килә. Сөтнең сыйфаты физик-химик күрсәткечләр буенча стандартларга туры килүе, майлылыгы, тыгызлыгы һәм башка төрле үзенчәлекләре аша билгеләнә. Сөтне кабул иткәндә, аның санитармикробиологик халәтенә зур игътибар бирелә. Биредә бер генә килограмм сөт тә ветеринария хезмәте белешмәсеннән башка кабул ителми. Төрле консерватлар, тәмләткеч өстәмәләр, майлар (растительные жиры) куллану турында сүз дә була алмый.

Һәр сырның үзенә генә хас өлгерү срогы бар. Алар 9-10 градус суыклыкта 45 көн дәвамында өлгерәләр. Аннары, әзер продукция 1-2 градус суыклыктагы сыр саклау урыннарына урнаштырыла. Мисал өчен, 50% майлылыктагы бер килограмм сыр ясар өчен сөтнең майлылыгына, сырның рецептына һәм ясалу срогына карап,15 литр сөт кирәк. Ә сыер мае исә төрле зурлыкта, дәүләт стандартларына туры китерелеп, 72,5% майлылык белән ясала.

“Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативы тарафыннан файдаланыла торган җиһазлар зур өстенлеккә ия. Кеше факторына бәйле булмаган рәвештә, бер үк көнне, бер үк вакытта башкарыла торган технологик процессларның контрольдә тотылышы соклангыч. Бик тиздән ачылачак эретелгән сыр цехы “Нәүрүз” кооперативы өчен тагын бер әһәмиятле адым булачак. Бу, беренчедән, калдыкларсыз эшләү мөмкинлеге тудырса, икенчедән, төрле тәмдәге сырларның ассортиментын арттырачак. Шулай ук биредә электр энергиясен, хезмәтне һәм табигатьне саклау буенча да максатчан эш алып барыла. Алдагы елда сөт продукциясен эшкәртү буенча эчке егәрлекне арттыру, җиһазларның бер өлешен яңарту, сыр кисү һәм төргәкләү цехы ачу планлаштырыла. Уенын-чынын бергә кушып әйткәдә, биредә ике куянның койрыгын бергә тотарга ниятлиләр. Ягъни сатып алучыларны сырларның яңа төре белән дә шаккатырырга, шул ук вакытта сатучы үз итеп өлгергән, гадәтләнгән сыр тәмен дә саклап калырга телиләр. 

Мулласы – нинди, мәхәлләсе – шундый

Биредә ясалган сыр сәүдә нокталарына барып җиткәнче, яки кибет киштәсенә “менеп кунаклаганчы”, сыйфат билгесе алу өчен берничә кат тикшерү уза. Беренче, ягъни өлгерү стадиясендә мастер тикшерү үткәрә. Продукцияне сәүдә нокталарына һәм кибет киштәләренә җибәрү өчен машиналарга төягәндә май һәм дымлылык күләмен билгелиләр, органолептик (төсе, исе, тәменә карап) бәяләмә бирәләр. Продукциянең сыйфатын аныклаучы билгеләр барысы да стандартларда күрсәтелгән. Әлегедәй стандартлар сырның һәр төре өчен дә расланган. Моңа май, тозлылык, дымлылык күләме, продукциянең формасы, размеры, массасы, тышкы кыяфәте, тәме һәм исе, консистенциясе, өлгерү срогы кебек үзенчәлекләр керә.

Раилә Хисмәтуллина, яшь булуына карамастан, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсен яхшы белә. Аның тарафыннан сыр, май базарының заман тенденцияләрен һәм сыр җитештерүдә алга киткән төбәкләрнең тәҗрибәсен анализлауга зур игътибар бирелә. Аның биографиясендә таркалган җитештерү объектларын эшләтеп җибәрү һәм аларга яңа җиһазлар алып, яңа технологияләр кертеп, аякка бастыру фактлары булган инде. Ул үзе дә авыл районында туып-үскән, авыл тормышын, кешеләрне, аларның психологиясен яхшы белә. Кечкенәдән авыл хезмәтен белеп, танып һәм яратып үскән. Шундый булдыклы һәм җаны көлеп торган җитәкчеләрне күреп күңел сөенә. Андыйлар фәкать үз көчләренә, үз кулларына һәм белемнәренә генә ышана. Кызганыч, арада үз бизнесын үстерү өчен теге яки бу җирлектә уңай шартлар булмаудан зарланучы эшмәкәрләр дә очрап куя. Бу очракта андыйларга уңышка омтылган, моның өчен бар тырышлыгын куеп эшләүче һәм соңгы нәтиҗәнең уңышлы булачагына нык ышанган Раилә Нәкыйп кызын үрнәк итеп күрсәтәсе килә. Аның бетмәс-төкәнмәс энергиясенә һәм башлангычлар генераторы булуына фәкать сокланырга гына кала. Уңышның артында тулы бер команданың хезмәте ятуына нык инанган кеше Раилә Нәкыйп кызы. Аның әйтүенчә, аерым бер бригада гына аерылып, беренче урынга чыга, башкалардан яхшы булып күренә алмый. Шуңа күрә дә ул үз тирәсенә оста һәм җаваплы белгечләрне туплаган, аларның үзара мөнәсәбәтләрен көйләгән. Шуңа күрә эштә бер дә өзеклек туганы юк икән. Чөнки хезмәткәрләргә биредә эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.

Мисал өчен, 2018 елда биредә заводның үз кибете ачылса, күптән түгел генә ашханәле булганнар. Ашханәдә ашларны җирле пешекчеләр бик тәмле, телне йотарлык итеп пешерәләр икән. Заводның “фирменный” кибетендә исә үзендә җитештерелгән сөт ризыклары белән беррәттән, Кукмара икмәге, кулинария ризыклары, печенье, кәнфит ише башка тәмтомнар да яхшы сатыла. Заводта күргәннәрдән һәм язганнардан чыгып шуны әйтергә була, “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативында сөт, май ризыклары алдынгы технологияләр белән беррәттән, биредә эшләүчеләрнең җан җылысы, ярату хисләре кушылып та җитештерелә. Теләче сыры белән маеның сатып алучылар арасындагы популярлыгының да сере шундадыр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: