Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ил белән узыштык

8 февраль көнне республикакүләм "Татарстан чаңгы юллары" ярышы булып үтте. Әлегедәй зур спорт бәйрәме безнең районда да узды. Күңелләрдәге бәйрәм һәм шатлык рухы ярышларны ачу тантанасында да ачык чагылды.

Күпчелек бирегә җиңү, рекордлар артыннан куар өчен түгел, болында, саф һавада чаңгы шуып, күңел көрлеге, киләсе эш көннәренә дәрт, дәрман алып китәр өчен килгәндер. Шунысы сөенечле, әлеге ярыш катнашучыларның күплеге (җәмгысе 223 катнашучы) белән истә калды. Алдагы ярыштан аермалы буларак, бу юлы яшьләр, урта буын чаңгычылар гына түгел, җитәкчеләр звеносы белән өлкән яшьтәге кешеләр дә актив катнашты. Теләче урта мәктәбе белән "Сөт иле - Теләче" агрофирмасында хезмәт куючы өлкән буын абый-апаларның активлыгына исең китәр! Бик күпләрнең борынына чиертте алар. Алдагы көннәрдә шулар үрнәгендә чаңгыга басып, кәефебезне күтәреп, сәламәтлегебезне ныгытып калыйк! Кышның соңгы ае гына калып бара, җәмәгать.
Әлбәттә, ярыш булгач, аның җиңүчеләре дә, җиңелүчеләре дә була. Бу юлы исә яшүсмер кызлар һәм малайлар арасында Мөнәвир Сафиуллин (Алан), Нурәхмәт Хәйретдинов (Олы Нырсы), Рәниф Габделвәлиев (Сауш), Рамилә Сәүбәнова (Иске Җөри), Ләйлә Камалетдинова (Әбде), Эльмира Егорова (Олы Нырсы) призлы урынны яуладылар. Хатын-кыз чаңгычылар арасында Гөлнара Мәүләвиева (район газ хуҗалыгы), Зөлфия Салихова (Теләче урта мәктәбе), Альбина Мөбәрәковага (район газ хуҗалыгы) тиңнәр булмады. Ир-атлар арасында Шәфәгать Сәүбәнов (Иске Җөри), Рафил Хәкимов (Теләче урта мәктәбе), Фердинант Шәмсиев ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасы) финишка беренчеләрдән булып килделәр. Җитәкче хатын-кызлар арасында иң-иңнәр булып Айсинә Сабирҗанова (Лесной бистәсе), Әнисә Тимерханова (район башкарма комитеты), Фәридә Галимова (халыкны социаль яклау идарәсе) танылды. Илдар Миңнегулов (район башкарма комитеты), Раил Нәҗипов (Әбде урта мәктәбе), Илнур Хәмидуллин (Теләче авыл җирлеге) үзләрен җитәкче ир-атлар арасында чаңгыда яхшы йөрүчеләр итеп таныттылар. Пенсия яшендәге хатын-кызлар арасында җиңү яулаган өлкәннәребез Феодосия Давыдова (Айдар авыл җирлеге) Гөләндәм Абдуллина (Теләче урта мәктәбе), Любовь Бочкареваларны (Теләче урта мәктәбе) финишка килгәндә алкышлап каршы алдылар. Шундый ук игътибарга пенсия яшендәге ир-атлар арасында уздырылган ярышта җиңү яулаган Анатолий Вилков (Үзәк), Васил Исмәгыйлев ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасы), Габделәхәт Саттаров та (Теләче авыл җирлеге) лаек булды.
Ярышлар тәмам булгач, бүләкләү тантансы булды. Мактау грамоталарын һәм акчалата премияләрне ияләренә муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Артем Галеев тапшырды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев