Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иминлек дәресендә

10 март көнне Теләчегә эш сәфәре белән ТР Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов килде. Район эчке эшләр бүлегендә узган киңәшмәдә ЮХИДИ идарәсе башлыгы юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, кагыйдә бозучыларга карата җәзаларның үтәлешенә тукталды. Соңыннан Рифкать Миңнеханов район халкын кабул итеп, аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

«Алёнушка» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар башкала кунагын иртәдән көтте. Рифкать Миңнеханов бакча белән танышып чыкканнан соң, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган ачык дәресләр карады.
Балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләренең әледән-әле кабатла-нып торуы һәркемне борчуга сала. Фаҗи-галәрне киметү максатыннан, бакчаларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирелә. Юлларда автоматлаштырылган җайланмалар урнаштыру ЮХИДИ инспекторларының эшен бермә-бер җиңеләйтте. Инспек-торларның саны да шактый азайды. Ләкин бу пропаганда эшен туктату дигән сүз түгел, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, кисәтү нәкъ менә белем бирү учреждениеләрендә башкарыла, - диде ул.
Узган ел Татарстан юлларында балалар катнашында 615 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Төрле аварияләр вакытында барлыгы 28 сабый якты дөнья белән хушлашкан, 1548 бала төрле тән җәрәхәте алган. Бу саннарны исәпкә алсак, укырга-язарга өйрәтү белән бергә, юл йөрү әлифбасын өйрәнүне дә игътибар үзәгенә кую аңлашыла. Килгән кунаклар балалар бакчасында алып барылучы пропаганда эшеннән бик канәгать калды. Кунакка буш кул белән килмәгән ЮХИДИ идарәсе башлыгы, бакчага принтер һәм ике велосипед бүләк итте.
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев