Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иң яхшы мөгаллим биология укыта

Бүгенге көндә районның мәгариф учреждениеләрендә 497 кеше эшли, шуларның 335 е педагогия хезмәткәре. Укытучылар әйтүенчә, бу конкурс үзара ярышу түгел, бер-берең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, педагогика һәм психология өлкәсендә булган белемнәрне ныгыту булып тора.

"Ел укытучысы" бәйгесе быел да иң яхшы педагогларны үзенә җыйды. Бәйгедә катнашучылар методик семинар, ачык дәрес, мастер-класс үткәрүдә көч сынашты.
- Конкурста барлыгы 17 мөгаллим катнашты. Биредә укытучының һөнәри осталыгы, балалар белән уртак тел таба белүләре сынала, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова. Теләче районының иң яхшы укытучысы булып Үзәк урта мәктәбенең биология укытучысы Анатолий Николаев танылды.
Балаларны яратмаган, аның күңеленә керә алмаган укытучы - ул педагог түгел. Әллә нинди робот-комьютерлар уйлап тапсалар да, ул гап-гади укытучыны алыштырмый. Бәйгедә дә әнә шундый эчкерсез, үз эшенең остасы булган мөгаллимнәр катнашты. 25 ел гомерен балаларга багышлаган Үзәк урта мәктәбе укытучысы Анатолий Николаевның бу конкурста икенче тапкыр җиңүе. Олы Нырсы урта мәктәбеннән Ләйсән Гыйниятова, Теләче урта мәктәбеннән Алевтина Пашина, Илсия Алексеева һәм Югары Кибәхуҗадан Айгөл Җамалетдиновалар конкурсның призерлары булды. Әлеге биш мөгаллим 5, 6 март көннәрендә Балтачта узачак "Ел укытучысы-2015" конкурсының зона турында катнашачак.
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X