Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иректән мәхрүм ителмичә...

Барлык төр җинаятьләр җәзасы арасында иректән мәхрүм итмичә генә җәза үтәтү төре мөһим урын алып тора.

Совет власте урнашуга мондый төр җинаять җәзасының кирәклеге ачыклана. Чөнки җинаятьчеләргә тоткынлыкта дөрес тәрбия бирү мөмкинлеге аз була. Шуңа да 1919 елның 7 маенда Юстициянең Халык Комиссариатларына ирекктән мәхрүм итми генә көчләп эшләтү җәзасын оештыру эше беркетелә. Шушы көннән соң, 7 май Җинаятьләр җәзасы үтәтү инспекциясе көне буларак билгеләп үтелә.

Агымдагы елның 1 апреленнән төрмәләрдән срогыннан алдан чыккан хөкем ителүчеләрне дә җәза үтәтү инспекцияләре контрольгә алды. Бүгенге көндә Теләче инспекциясенә 1 кеше учетка куелды, ул кеше кыйнау өчен хөкем ителгән һәм срогыннан алда кайткан. Төрмәдән вакытыннан алда кайткан кешеләргә таләпләр катгыйрак, алар учетта торган вакытта бер тапкыр административ жаваплылыкка тартылсалар, җәза үзгәртелә һәм алар кабат төрмәгә озатыла дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы Р. Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев