Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте районыбызда сөтне иң күп җитештерүчеләрдән. Мәсәлән, Балыклы авылы фермасында ел буена бер сыердан 4809 килограмм сөт савып алынган. 2014 елда бу күрсәткеч 4571 килограмм гына тәшкил иткән. Быел ун айда җитештерелгән сөтнең күләме узган елгыга караганда 238 килограммга күбрәк. Шулай да ирешелгәннәр чик түгел. Балыклы авылы...
Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте районыбызда сөтне иң күп җитештерүчеләрдән. Мәсәлән, Балыклы авылы фермасында ел буена бер сыердан 4809 килограмм сөт савып алынган. 2014 елда бу күрсәткеч 4571 килограмм гына тәшкил иткән. Быел ун айда җитештерелгән сөтнең күләме узган елгыга караганда 238 килограммга күбрәк. Шулай да ирешелгәннәр чик түгел. Балыклы авылы савымчылары әлеге күрсәткечне ел азагына кадәр 5500-6000 килограммга җиткерү уе белән яна. Хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек, хезмәт итәр өчен барлык уңай шартлар да тудырылган.
- Уңган терлекчеләребез тырышлыгы белән 6000 килограмм чиген узып китү мөмкинлеге юк түгел, - ди ферма мөдире Рөстәм Гайфуллин. - Сөт җитештерү, аның күләмен арттыру, сыйфатын күтәрү турында терлекчеләр белән гел сөйләшеп торабыз.
Биредә үз эшенең осталары - бертуганнар Алсу Нурисламова белән Гөлназ Мөҗипова, Хәтирә Шәкүрова, Миләүшә Гыймранова, Гөлүсә Мәрданова, Флүрә Сәхипгәрәевалар кебек уңган савымчылар хезмәт куя. Егерме елдан артык сыер савучы булып эшләүче апалы-сеңелле Алсу белән Гөлназ коллективта иң күп сөт савучылар. Алар икесе дә ел башыннан һәр сыердан 5255 килограмм сөт савып алуга ирешкәннәр. "Эшкә теләп киләбез, чөнки тырышып эшләгәндә мулрак хезмәт хакы алачагыбызны беләбез," - диделәр алар бертавыштан.
Шунысы сөенечле, Балыклы терлекчеләре дәүләт программасы буенча реконструкция үткәрелгән һәм хезмәт итәр өчен бөтен шартлар да тудырылган торакта хезмәт куялар. Әйе, нәкъ менә җәйге айларда биредә биниһая хезмәт куелды. Бүген Балыклы авылы терлекчеләре заманча җиһазлар куеп төзекләндерелгән торакта (бу кул хезмәтен бермә-бер киметә), яңа инновацион технологияләр кулланып (нәсел эшенең һәм зооветеринария таләпләренең тиешле шартларда үтәлешен күздә тотып әйтүем) терлек асрап мул продукция җитештерә башладылар. Түбәдә торакка яктылык төшәр өчен тәрәзәләр калдырылуы - көн яктылыгын рациональ файдаланырга ярдәм итә. Бу үз чиратында күпме энергетик ресурс һәм акча янга кала дигән сүз. Ә урталай киселеп куелган ишекләр кышкы айларда да торакта уңай климат сакларга мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, биредә бар җиһаз да яңа. Димәк, теге яки бу ватылган җиһазга өчен запас частьларга өстәмә акча чыгымнары тотасы юк. Искегә тисәң, исең китәр диелә бу хакта халкыбыз мәкалендә. Искелек фәкать чыгымнарны гына арттыра. Яңалык буларак, биредә тиреснең басуга су белән сыекландырылып чыгарылуын әйтергә кирәк.
Күпләр хәтерлидер, әлеге торак коры стеналарга гына калдырылып сүтелеп, кабаттан торгызылды. Алай гына да түгел, биредә янәшәдәге торакка да реконструкция үткәрелде. Анда да инде бозаулар һәм таналар асрала.
Кыскасы, бүген Балыклы фермасында нәтиҗәле хезмәт кайный. Яңа торакта душлы, телевизорлы, самавырлы ял бүлмәсенә кадәр бар. Каравылчыларның бүлмәсе аерым, анда да эш һәм ял шартлары яхшы. Әмма кизү тору дәвамында аларга анда озак юанырга туры килми. Буаз сыерларны күзәтеп тору, яңа туган бозауларга угыз сөте җылытып эчертү аларга йөкләнгән. Ферма мөдире Рөстәм Гайфуллин каравылчыларның эшеннән канәгать. "Аларга ышанычым зур, чөнки, алдагыларыннан аермалы буларак, алар аек," - ди ул куануын белдереп.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.
Нет комментариев