Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиргә кем хуҗа?

Бүген, ягъни 18 июнь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә Олы Мәтәскә, Кече Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа авыл җирлекләрендә урнашкан шәхси хуҗалыкларның һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм җаваплылыклары чикләнгән “Таң”, Игенче” һәм “Чулпан” ширкәтләренең җир биләмәләрен карап, аларның торышы белән танышты.

Иген игү, аларны тәрбия кылу һәм җирдән файда алу нәтиҗәләре төрле булса да, күмәк хуҗалалыклар тарафыннан бер генә гектар эшкәртелми, чәчелми калган җир юк. Ә менә шәхси хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклар тарафыннан кулланыла торган җирләрне күргәч, ирексездән җиргә кадер бетә бара икән дигән фикергә киләсең. 

Хуҗасызлык һәйкәленә әверелгән җирләр һәм аларның хуҗаларына нинди чаралар күреләчәк? Бу хакта сез тулырак “Теләче” газетасынын киләсе саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев