Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иртән 8.00 сәгатьтә Теләче районында сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде. Сайлауларга рәхим итегез!

Теләче районында иртәдән сайлаулар башланды. Район буенча 28 сайлау участогы эшли, алар барысы да иртәнге 8.00 сәгатьтә сайлаучылар өчен ишекләрен ачтылар. Районда 10775 сайлаучы теркәлгән. Биш сайлау участогында сайлаулар электрон форматта уза. Алар: Айдар, Алан, Максабаш, Орымширмә, Казаклар, сайлау участоклары. Иң аз сайлаучы теркәлгән сайлау участогы Төрек-Тәмте авылында урнашкан, биредә...

Теләче районында иртәдән сайлаулар башланды. Район буенча 28 сайлау участогы эшли, алар барысы да иртәнге 8.00 сәгатьтә сайлаучылар өчен ишекләрен ачтылар. Районда 10775 сайлаучы теркәлгән.

Биш сайлау участогында сайлаулар электрон форматта уза. Алар: Айдар, Алан, Максабаш, Орымширмә, Казаклар, сайлау участоклары.

Иң аз сайлаучы теркәлгән сайлау участогы Төрек-Тәмте авылында урнашкан, биредә көн дәвамында 75 сайлаучы үз тавышын бирер, дип көтелә.

Ә иң күп сайлаучылары белән Теләче авылының 2670нченомерлы сайлау участогы аерылып тора - биредә 1075 сайлаучы.

Күп кенә сайлау участокларында сайлаучыларны җыр-моң, коймак һәм чәй белән каршы алалар.

Көндезге сәгатьләрдә сайлауга килүчеләр Теләченең үзәк ял паркында районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән чыгышлар карап хозурлана алачак.

Халыкның күңеле күтәренке, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев