Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Исереккә диңгез тубыктан

Агымдагы елның өч аенда районыбыз юлларында 252 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Узган ел бу күрсәткеч 492, ә 2019 елда 419 булган. ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров әйтүенчә, юлтранспорт фаҗигаларының күбесе тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч жилетлар кимәү, автотранспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыгу һәм иминлек каешларын куймау нәтиҗәсендә килеп чыга.

Быел районыбыз юлларында биш юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән. Аларда алты кеше зыян күргән, шунысы сөенечле, үлем очрагы юк. 2019 елда бер һәлакәт очрагында дүрт кеше зыян күрсә (берсе бала), узган елның өч аенда алты һәлакәт теркәлә, ике кеше үлә, биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Агымдагы елда районыбыз юлларында теркәлгән 252 тәртип бозу очрагының 9ы спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артына утырган йөртүчеләр өлешенә туры килә. 2019 елда бу чорда - 9, узган ел - 6 йөртүче исерек хәлдә автомобиль идарә иткәне өчен административ җәзага тартылган булган. Саннардан күренгәнчә, штрафлар күләмен арттыруга карамастан, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләр саны кимеми, киресенчә, артуы күзәтелә. Бу факт кем өчен дә уртак борчу. Чөнки исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү очракларының күбесе фаҗигалар, кеше үлемнәре, имгәнүләр, ахыр чиктә гарип калулар белән тәмамлана, автомобильләр исә юл буендагы корылмаларны җимерә. Автомобильдә йөрү өчен, исерек хәлдә генә түгел, аек килеш йөргәндә дә зур уяулык таләп ителә. Кызганыч, мәгълүм әйтемдәгечә, исереккә диңгез тубыктан шул...

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, аек булыйк, исерек хәлдә һәлакәт ясап, корбаннар санын арттырмыйк, зур суммадагы штрафларга тарымыйк, автомобиль белән юлга чыккан җиребезгә исән-сау барып кайтыйк. Тәртипсез гамәлләр кылып, бер гаепсез кешеләрнең гомерен өзеп, үкенеп яшәргә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев