Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иш янына куш булыр...

3 ноябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә авыл хуҗалыгы юнәлешендә югары уку йортында белем алып, быел районга эшкә кайткан яшьбелгечләргә бер тапкыр акчалата күрсәтелә торган дәүләт ярдәменең сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Алар - Олы Мишә авылыннан Искәндәр Хәмидуллин, Айдар авылыннан Рифат Хаҗиев һәм Субаштан Венера Токрановалар.

Искәндәр Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап, бүген "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Олы Мишә" бүлекчәсендә зоотехник һәм ферма мөдире буларак хезмәт куйса, шушы ук агрофирманың Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә инженер вазифасын башкаручы Рифат Казан дәүләт аграр университетында белем алган. Шул ук уку йортында укыган Венера да әлеге агрофирма бухгалтериясендә кассир булып эшли.
100 мең сум күләмендә бирелә торган акчалата ярдәм сертификатларын ияләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән идарәнең кадрлар буенча белгече Ләйсән Хәкимуллина тапшырды. Моннан тыш, әлеге яшь белгечләрнең хезмәт хакларына ел дәвамында биш мең сум акча өстәп биреләчәк. Сертификатларны тапшыру тантансында идарә җитәкчесе Ралиф Низаметдинов: "Бу егетләр һәм кызлар районыбызның киләчәге, алар да әби-бабайлары, әти-әниләре кебек районыбызның "алтын фонды" булырлар дип ышанып калабыз", - дип белдерде. Шул ук Искәндәрнең әби-бабасын, әти-әнисен генә искә алыйк. Бер Олы Мишә авылы халкы гына түгел, башка райондашларыбыз да бу нәселне "потомственный" терлекчеләр һәм көрәшчеләр буларак белә. Алга таба бер Искәндәргә генә түгел, Рифатка да, Венерага да һәм аларның йөзләгән замандашларына да шундый бәхетле язмыш насыйп булсын. Дәүләт тарафыннан бирелгән акчалата ярдәм алар өчен иш янына куш булып, аларның авыл тормышына, авыл хезмәтенә карата булган ышанычларын, мәхәббәтләрен тагын да арттырсын. Авыл кешесе өчен тәүге аваз салган нигезендә, әти-әниеңнең маңгай тире тамган туфракта яшәп эшләүдән дә зур бәхет бармы икән?! Төбәгебездә дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь, намуслы хезмәт белән көн күрүче һәр кеше үзенең күңел түрендә, йөрәгендә газиз туган ягына карата иң саф, иң самими хисләрен кадерләп саклый. Бу барча райондашларыбыз өчен дә шулайдыр. Әлегедәй хис Искәндәр белән Рифатның һәм Венераның күңеленә генә күчеп калмыйча, башка яшь райондашларыбызның да күңелендә урын алып, аларны авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем бирә торган уку йортларына дәшсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев