Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иске батареялар җыела

2017 елдан башлап, республикабызда гамәлдән чыккан химик ток чыганакларын (иске батареяларны) җыю һәм юкка чыгару өчен әрҗәләр кую буенча проект эшләп килә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителеп тормышка ашырыла башлаган мәгълүм проект куркыныч калдыкларның көнкүреш калдыклары полигонына эләгүенә юл куймауны күздә тота. Ул берничә этаптан - җыюны оештыру, җыйнау һәм иске батареяларны утильләштерүдән тора. Әрҗәләр әүвәл, Казан, Чаллы, Әлмәт кебек эре шәһәрләрнең җәмәгать урыннарына урнаштырылса, соңрак район үзәкләренә, мәктәпләргә куелды. Район мәгариф бүлеге методисты Гүзәлия Нигъмәтҗанова белдергәнчә, хәзер районыбыз укучылары әлеге мөһим эш белән мәшгуль. Мисал өчен, Теләче урта мәктәбе укучылары иске батареяларны Чиләбе шәһәренең “Мегаполиресурс” компанияләр төркеме тарафыннан җитештерелгән “Бокси” контейнерына җыя. Контейнерга җыелган батареялар икенчел эшкәртү өчен Чиләбе шәһәренә җибәреләчәк. Иске батареяларны җыйнау һәм утильләштерү проекты “Мегаполиресурс” компанияләр төркеме аша гамәлгә ашырыла.

Ел саен калдыкларның күләме артканнанарта, шул сәбәпле полигоннарда аларның юкка чыгу темплары озаккарак сузыла. Бүген көнкүреш калдыклары, шул ук вакытта куркыныч калдыклар мәсьәләсе, аларны җыйнау, кире эшкәртү һәм утильләштерү - иң тәҗел мәсьәләләрнең берсе.

Калдыклар турындагы законнарның яңа нигезләмәләре буенча республикада инфраструктураны алга таба үстерү, калдыклар, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү төбәк операторларының эшчәнлек зонасын - муниципальара берләшүне күздә тоткан территориаль схемага туры китереп гамәлгә ашырылып килә. Соңгы берничә елда әлеге территориаль схема кысаларында республикабызда каты коммуналь калдыклар җыю объектлары яңартылды, утильләштерелгән чимал кабул итү пунктлары, калдыкларны сортларга аерып җыйнау модульләре булдырылды.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев