Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иске Җөридә - Язгы Кубок

28 февраль көнне Иске Җөри авылы хоккей тартмачыгында “Иске Җөри - Язгы Кубок” дип исемләнгән хоккей турниры булып үтте.

Тиләҗе, Иске Җөри һәм Теләче авыллары командалары көч сынашкан турнирны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән якташыбыз, шушы авыл тумасы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов ачып җибәрде.

Көн буе дәвам иткән киеренке ярышта “Иске Җөри - Язгы Кубогы”н Теләче авылы командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Җөри белән Тиләҗе авыллары командалары бүлеште. Шунысы игътибарга лаек, шушы көннәрдә генә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән якташыбыз Илнур Мәхмүт улы спорт һәм сәнгать чарасына буш кул белән кайтмаган. Ул турнирны ачу тантансында хоккей командаларына, ә уен тәмамлангач, иң яхшы уен үрнәге күрсәткән капкачыга, сакчыга, ярымсакчыга,  һөҗүмчегә, иң өлкән, иң яшь уенчыга һәм иң актив тамашачыга кәшәкәләр бүләк итте. Үзе дә бүләксез китмәде олы кунак, аңа Теләче һәм Иске Җөри командаларының исемле футболкалары бүләк ителде. 

Турнирда районыбыз башлыгы Нәҗип Хаҗипов шәхси үрнәк күрсәтеп, Теләче авылы командасы составында уйнаса, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин Иске Җөри командасы составында уйнап, матур уен үрнәкләре күрсәттеләр.

Язгы хоккей турнирын җирле үзешчәннәр дәртле җырлары белән аһәңле шигырьләре бизәсә, шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйков, чарага килгән тамашачыларны һәм кунакларны  күчмә мичтә утын ягып пешерелгән тәмле коймак, пылау һәм кайнар чәй белән сыйлады.  Иске Җөри авылында узган хоккей турниры һәркемнең күңеленә кәеф күтәренкелеге, җылылык өстәде. Мөгаен, моңа бу көнне яктырак янган һәм җылыткан язгы кояш нурлары да тәэсир итми калмагандыр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев