Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Истәлекләр яши йөрәктә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйлар уздыру турында игълан иткәннән бирле мин сабантуй истәлекләре белән яшим. Балачагым һәм гомер юлы буйлап атлыйм.

(Фаягөл Фәтхуллина. Олы Мишә.) Һәркем Сабантуйга әзерләнә. Кемдер кунак килешкә өен әзерли, тәмле ризыклар пешерә, кемдер йөгерергә, атта чабышырга, кайберләре көрәшергә җыена. Әнә берәү инде тальянын суза. Кичке авылга моңнар тарала. Ә минем тальян моңына йөрәгем түзми, күзләремә яшьләр килә. Ул моңнар мине балачагыма, туган авылым Урта Мишә урамнарына алып китә. Без балачакта Сабантуйлар атналар буе бара иде. Авылдан-авылга атлар белән, гармуннар уйнап баралар иде. Абыем Корбангали янәшә авылларда батыр калып йөрде. Сабантуйга тальян гармунында уйнап китәр иде, көрәш батыры булып кайтыр иде. Ул вакытта бүләкләр хәзерге кебек түгел, соңгы елларда гына тәкә бирә башладылар. Әниемнең: “Кирәкми улым, чүпрәге дә, бүләге дә, саулыгың бетәр, көрәшмә”, - дигән сүзләренә абыем болай ди иде. “И, әни, чүпрәктәмени хикмәт, көрәшче йөрәге көрәшмичә түзәме соң? Хәзер түгел, сугыштан соңгы елларда да, ачлы-туклы вакытта да көрәштек бит”.

Абыем гомер буе Баландыш бүлекчәсендә эшләде. Комбайнчы, соңгы елларда азык бирүче Истәлекләр яши йөрәктә (кормовик) һәм атлар карады. 57 яшендә бакыйлыкка күчте. 40 яшендә дә көрәшеп, Субашта батыр калып тәкә алган иде.

1972 елда Баландыш Сабантуе олы юл буенда, болында булды. Гыйлван белән безнең тормыш башлаган ел. Нургали абый белән Гыйлванга: “Көрәшкә кермисез!”, - дип ризалатып, пардан ак нейлон күлмәкләр кидердек. (Туй бүләгенә Кукмарадан Һадиулла абыйлар алып кайткан иде. Дания белән мин кызыл кофтадан). “Көрәшкә кермәсеннәр”, - дип бию түгәрәге янына алып киттек. Менә көрәшкә тотышырга дип игълан иттеләр. Ә алар биючеләрне түгел, артка борылып көрәш мәйданын күзәтәләр.Түзмәделәр: ”Көрәшмибез, бары күтәртеп кенә чыгабыз”, - дип, мәйдан уртасына кереп киттеләр. Кая ул күтәртү, чынлап көрәшә башладылар. Өстә ак күлмәк, чалбар. Шулар белән көрәшеп кара син, шуннан абый малае Сәлимне мотоцикл белән Урта Мишәгә әтиләргә чаптырдым, ул әтинең күлмәген, шароварын (триколар юк иде әле) алып килде. Шулай итеп Нургали абый сала, Гыйлван кия. Байтак көрәште абый да, аннары җинелде. Гыйлван аннан күлмәк, шароварны салып тормады, үзенә генә калды. “Батырлар көрәшә”, - дип игълан иткәч, Дания белән мин дә көрәш кырыена килеп бастык. Шунда 2 хатын сөйләшә, алар безне, без аларны белмибез. “Бу Гәрәйнекеләрнең уртадан чыгасылары юк икән, башта Корбангали батыр калып йөрде, хәзер кияүләре көрәшә икән”, - диләр. Күрәсең, күпсенгәннәрдер инде. Гыйлван, күп батырларны егып, Сабантуйда батыр калды. Шунысы кызык иде, батырга тәкә урынына олы гәүдәле сарык куйганнар иде. Баландыш батырына атап, “Муса Җәлил” колхозыннан 82 кг лы мирон токымлысын алып кайтканнар. Без аны кызганып, чалмадык, бераз ияләнгәч көтүгә йөрттек. Тамга өчен сыртына зәңгәр буяу белән полоса (сызык) сыздым. Аны көтүчеләр дә “полосатый”, - дип йөрттеләр.

Полосатыйны чалырга Гыйлванның кулы бармады, үзе үлгәнче яшәде ул, бик күп бәрәннәр алып кайтты, нәсел үзгәрде. Гомер юлында Гыйлван бик күп җиңүләр яулады, шулай ук малайларыбыз да көрәште. Сабантуйлар җиткән саен мин көрәш кырыенда тыныч кына тора алмыйм. Дөпелдәп җиргә егылган һәр көрәшче абыйларым, якыннарым кебек якын миңа. Мәйдан уртасында сөлгеләрен тотып алар торган кебек миңа. Их, тальян гармун, моңланасың син, сиңа кушылып мин дә моңланам. Абыемның тальянына кушылып, Гыйлваным:

- Кошларда да кеше язмышлары, Чит җирләргә китеп барышлары, - дип җырлыйдыр кебек. Урыннарыгыз җәннәттә булса иде дип телим. Тиздән Сабантуйлар җитә. Һәр көрәшчегә саулыксәламәтлек, көч-куәт, имгәнмичә җиңүләр яуларга язсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев