Теләче Информ

Кабат көрәшчеләр кабул иттек

Бу юлы ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен билбау көрәше буенча ярышу мөмкинлеге тудырылды. 20-21 февраль көннәрендә "Батыр" спорткомплексында Россиянең атказанган тренерлары Мәгаз Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдинов призына 11 нче Бөтенроссия турниры үткәрелде.

Күреп, ишетеп торабыз, соңгы елларда республикабызда милли көрәшебезгә якын булган спорт төре аеруча популярлаша башлады. Кулына сөлге алып караган малайлардан башлап, зур келәмнәрдә мәйдан тоткан батырларга кадәр үзләрен әлеге көрәштә сынап карарга тырыша. Чөнки билбау көрәше аша үзеңне дөнья күләмендә танытырга була.
Россиякүләм турнир-ның кабаттан Теләчедә үткәрелүе тикмәгә генә түгел. Беренчедән, районда бер дигән спорт корылмасы, ярышларны уздыру өчен шартлар бар. Икенчедән, биредә татар-башкорт һәм билбау көрәше белән теләп, яратып шөгыльләнәләр. Өченчедән, кунакчыл төбәк без.
Бу юлы турнирда барлыгы 118 көрәшче катнашты. Алар арасында Казахстан, Таҗикстан илләреннән, Мордовия, Башкортстан, Марий-Эл республикаларыннан, Түбән Новгород, Әстерхан, Ульян өлкәсеннән, Ставрополь краеннан килгән көрәшчеләр дә бар иде.
- Әлеге турнир унберенче ел рәттән уңышлы үткәрелеп килә. Ярышка җиңү дәрте белән килгән көрәшчеләрне күрү үзе үк күңелле. Биредә алар көрәшеп югары нәтиҗәләргә ирешеп, Россиянең спорт остасы исеменә лаек булалар. Теләче спорт үсеше, аеруча көрәш төре буенча яхшы күрсәткечкә ия төбәк. Теләчелеләр бу бәйгене дөньякүләм ярышлар дәрәҗәсендә, зур оешканлык белән уздыра. Шуның өчен дә ихлас рәхмәтемне белдерәм, - диде ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, республикабызның билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов.
Ошбу турнир республикада 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның ике данлы көрәшчебез призына үткәрелүе тикмәгә түгел. Бу аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан эшләнә. Алар республкабызның гына түгел, совет спортының легендалары. Алар тарафыннан йөзләгән көрәшче тәрбияләнгән, бүген аларның күбесе тренерлык эше белән шөгыльләнә. Шәкертләре арасында башка һөнәр ияләре - район башлыклары, танылган эшмәкәрләр һәм банкирлар да бар.
Билбау көрәше классик һәм ирекле стильгә бүленә. Көндәшен күтәреп алып, аркага салуны хуплаучы татар-башкорт милләтеннән булганнар өчен, билбау көрәшенең классик төре кулай. Ә аяк чалу, төртеп егу кебек алымнар ирекле стильдә еш кулланыла. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: билбау көрәшенең ирекле стилендә кызлар да катнаша.
Теләчедә узган Бөтенроссия турнирында классик стильдә бил алышкан ир-атлар арасында райондашыбыз Динар Кәримуллин 68 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшеп чемпион исеменә лаек булды. 82 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Илназ Камалиев икенче урынны яулады. 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Раил Нургалиев белән Раил Мараков беренче һәм икенче урыннарны бүлеште. 100 килограммнан югары үлчәүдә бил алышкан Рамил Корбанов икенче урынга лаек булды.
Ирекле стильдә көрәшеп җиңү яулаучылар арасында да райондашларыбыз байтак булды. 68 килограммга кадәр үлчәү авылыгында бил алышкан Азат Нурмөхәммәтов өченче урынга чыкты. 82 килограммга кадәр булган көрәшчеләр арасында Илдар Гыйниятуллинга тиңнәр булмады. 100 килогаммга кадәр үлчәү авылыгында көрәшкән Муса Галләмов та чемпион исеменә лаек булды. Бу үлчәү авырлыгында көч сынашкан Илдар Мараков өченче урынны яулады. 100 килограммнан югары үлчәүдә көрәшкән Зөлфәт Ибраһимов та өченче батыр калды.
Ирекле төрдә генә чыгыш ясаган хатын-кызлар арасында 52 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Ләйсән Тихонова өченче, 68 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Екатерина Гыйниятуллина беренче урынга лаек булды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 май 2018 - 20:08
    Хәния Фәрхи каберенә таш куела 27 июль көнне 11:00дә Казанның Яңа татар зиратында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи каберенә таш куелачак.
    90
    0
    0
  • 26 май 2018 - 20:03
    Автомобилистов ждут массовые штрафы по 5000 рублей Почти подошли к концу сложные переговоры между компаниями-страховщиками и властями, которые продолжались в течение года.
    198
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:54
    Машинист, поездны туктатып, яшүсмернең гомерен саклап калган Башкортстанда поезд йөртүче 16 яшьлек яшүсмернең гомерен саклап калган. Бу хәл кичә Республиканың Кырмыскалы районында булган, дип яза “Башинформ”.
    57
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:46
    27 май көненә һава торышы Ночью без осадков. Днем местами небольшой дождь. Ветер северо-западный с переходом на юго-западный 7-12 м/с, утром, днем местами порывами до 15-20 м/с.
    90
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:38
    Казан инспекторы үлемендә гаепле иргә ялган белешмә бирү сәбәбен аңлаттылар Республика наркология диспансерында «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуратурасының юл-патруль инспекторы һәлак булган авариядә гаепле ир-атның моннан ике ел элек судны наркодиспансер табиблары биргән ялган белешмә ярдәмендә алдавы турындагы мәгълүматына аңлатма бирделәр
    119
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:32
    "Ураза тотасыңмы?"- дип сорарга ярыймы? Хәзрәт ураза турында сорауларга җавап бирә Ислам кануннары буенча, адәм баласы, хәленнән килеп тә, рамазан аенда ураза тотмаса, гөнаһ кылган санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Әгәр бер инсан сәбәпсез рамазан аеның бер көнендә ашаса (ягъни көндез), гомере буе ураза тотып та, ул көнен каза кыла алмас”, — ди. Рамазан ае уразасының башка нечкәлекләре турында “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов сөйләде.
    8
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:12
    "Шатлык" бакчасында чыгарылыш кичәсе узды Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Зур «Белем корабы» балаларны мәктәп юлына озатты. Аларны озатырга кече яшьтәге балалар да керделәр.
    64
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:04
    Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт Декабристлар һәм Гагарин урамнары чатында “КИА Рио” белән “Ниссан” автомобильләре бәрелешкән.
    91
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:38
    Балалар бакчасында - янгын 25 май көнне төш вакытында Күңгәр балалар бакчасында янгын чыкты. Аллага шөкер, балалар бакчасында балалар юк вакыт. Әлеге бинада 22 майда эш туктатылып, сүтелер өчен бушатылган булган.
    346
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:08
    Суыклар кайчанга кадәр дәвам итә? Инде җәй җылысын сизеп йөри генә башлаган идек, тагын көннәр суытып җибәрде. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев «Челнинские известия» басмасына шәһәргә кайчан җылылар кире әйләнеп кайтачагы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, май ахырына кадәр җәйге җылы көннәр көтелми.
    215
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:00
    Югалган Исхак Хан НТВда Алла Пугачеваның улы булуын дәлилләмәкче Мәскәүгә китеп югалган Исхак Хан кабат үзе турында искә төшерде. Бу юлы ул үзен Алла Пугачеваның “никахсыз туган улы” Иван Пугачев икәнлеген НТВ каналына барып дәлилләмәкче була. Бу хакта җырчы Матбугат.руга үзе сөйләде
    112
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:43
    Районда ифтар мәҗелесләре гөрли Иң күркәм айларның берсе - изге Рамазан ае бара. Шушы уңайдан мәчетләребездә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар ашлары үткәрелә.
    189
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:37
    Район эшмәкәрләрe очрашты 25 май көнне муниципаль район Советының утырышлар залында районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү темасына багышланган конференция булып үтте.
    244
    0
    0
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 12 май 2018 - 21:01
    Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды.
    230
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:38
    Балалар бакчасында - янгын 25 май көнне төш вакытында Күңгәр балалар бакчасында янгын чыкты. Аллага шөкер, балалар бакчасында балалар юк вакыт. Әлеге бинада 22 майда эш туктатылып, сүтелер өчен бушатылган булган.
    346
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:40
    Теләче урта мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады Бүген Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
    321
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:37
    Район эшмәкәрләрe очрашты 25 май көнне муниципаль район Советының утырышлар залында районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү темасына багышланган конференция булып үтте.
    244
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:08
    Суыклар кайчанга кадәр дәвам итә? Инде җәй җылысын сизеп йөри генә башлаган идек, тагын көннәр суытып җибәрде. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев «Челнинские известия» басмасына шәһәргә кайчан җылылар кире әйләнеп кайтачагы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, май ахырына кадәр җәйге җылы көннәр көтелми.
    215
    0
    0
  • 26 май 2018 - 20:03
    Автомобилистов ждут массовые штрафы по 5000 рублей Почти подошли к концу сложные переговоры между компаниями-страховщиками и властями, которые продолжались в течение года.
    198
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:43
    Районда ифтар мәҗелесләре гөрли Иң күркәм айларның берсе - изге Рамазан ае бара. Шушы уңайдан мәчетләребездә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар ашлары үткәрелә.
    189
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:46
    Казанда инспекторның гомерен өзгән кеше судны ялган белешмә белән алдый Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.
    178
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:24
    Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? Иртәнге якта, аз гына ятыйм әле дигән идем. Телефон үкерә дә үкерә, алмасаң, көне буена да туктамас кебек. – Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? – ди берәү турыдан бәреп. – Ярый, – дим. – Ник соң безнең хәзрәт, ярамый, ди. – Сезнең хәзрәт өчен мин җавап бирә алмыйм бит инде, үзеннән сорарга иде.
    165
    0
    0
Ночной режим