Кар-яңгырдан курыкмыйча...
1633
0
0

Казанда шимбә-ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. 23 октябрь көнне районыбыз җитештерүчеләре кар-яңгырдан курыкмыйча, Казан шәһәренең Татарстан урамы белән Тинчурин урамы кисешкән чатта сәүдә итте. Бу юлы да авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре продукцияләрен шәһәр халкы хозурына чыгарды.
Көзге ярминкәдә яңа суйган терлек итенә, яңа сауган авыл сөтенә, ашлыкка, фуражга сорау зур булды. Мәсәлән, сөт ризыкларын - җаваплылыклары чикләнгән "Агролак", "Игенче", "Нирус" ширкәтләре, итне - "Сөт иле-Теләче" агрофирмасы, җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәте куйган сәүдә өстәлләреннән чират торып алдылар. Моннан тыш, райондашларыбыз, төрле кайнатмалар, тозлыклар, таба ашлары, кул эшләре һәм балан, миләш, гөмбә кебек көз нигъмәтләре белән дә сәүдә итте. Казаннарның күңеленә аеруча Әбде авыл җирлеге җитештерүчеләре алып килгән тозлыклар хуш килде. "Хәкимова" шәхси предприятиесендә җитештерелгән таба ашлары яныннан кемнәр генә битараф китә алды икән?! Ярминкәгә килүчеләр камыр ризыгы өелеп торучы күз явын алырдай өстәлдән ни дә булса сатып алырга мәҗбүр булгандыр. Кул эшләренә, бигрәк тә йон оекбаш, бияләй бәйләргә Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә яшәүчеләр һәвәс икән. Килгән саен көлтәсе белән йон оекбашлар алып киләләр. Сөенечкә булсын, ярминкәгә һәр килүдә оекбашларын сатып бетереп диярлек кайтып китәләр. Авыл әби-апайлары бәйләгән оекбашка, бияләйгә үзеңнең бакчаңда үстерелгән җиләк-җимешкә, яшелчәгә җитәме соң?! Шуңа да казаннар иртәнге алтыдан ук чагыштырмача арзанлы, сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция алып калырга тырышты. Алдагы елларда сорау әлләни зур булмаган бөртекле культураларны һәм фуражны машиналар килеп туктауга ук алып бетерделәр. Бу уңайдан җаваплылыгы чикләнгән "Игенче", "Нирус" һәм "Агролак" ширкәте җитештерүчеләре мактана ала. Иртәнге тугызлар тирәсенә әлеге ширкәтләрнең машина әрҗәләре бушап калган иде. Ә менә икенче икмәгебез саналган бәрәңге тирәсендә әлләни ыгы-зыгы, активлык күзәтелмәде. "Шулай да алучылар байтак", - дип белдерделәр Ачы һәм Баландыш авылларында бәрәңге игү белән шөгыльләнүче фермерлар Айнур Гобәйдуллин белән Фәнис Җәләлиевләрнең бәрәңге сату белән мәшгуль булган вәкилләре. Быел бәрәңге әлеге хуҗалыкларда гына түгел, шәхси секторда да ишелеп уңды. Сөенече генә түгел, көенече дә бар икән. Сораштыруларым буенча, быел бәрәңге чери икән. Шуңа да карамастан, халык оптимистик рухта калып: "Калганы җитәр әле" - ди.
Күзәтүләремнән күренгәнчә, шәһәр халкы районыбыз җитештерүчеләренә рәхмәтле булып калды. Икмәген, сөтен, кишер, бәрәңгесен сатып бетереп кайтып киткән хуҗалыклар турында әйтәсе дә юк инде. Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, беришләре икмәк-фуражны амбар тычканнары белән бергә сатты. Сөенечләре эчләренә сыймагандыр. Хәер, аларның алтын йомырка тоткандай, учтагы акчага карап, хисләнеп утырырга вакытлары юк. Чөнки авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Районыбыз җитештерүчеләре алга таба да ике атнага бер калага йөриячәк. Фәкать сатар продукцияләре генә булсын. Аларны киләсе атнага Әтнә җитештерүчеләре алыштырачак.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
10 август 2022 - 09:22Татарстанда эшсезләрне дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтәчәкләр Татарстанда 8 мең эшсез дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтеләчәк. Шуның 60 проценты яңа белемнәр үзләштерүгә керешкән дә инде.2500
-
10 август 2022 - 08:33Сак булыгыз: чума! Моңа кадар хайваннар арасында йогышлы авырулар таралу буенча имин булып саналган Татарстанда күңелсез хәл килеп чыкты. Спас районының Идел буе бистәсендә шәхси хуҗалыктагы дуңгызларда Африка чумасы табылган.3600
-
10 август 2022 - 08:25«Петр 1 чоры» балалар рәсемнәре республика конкурсында катнаштылар Республика балалар китапханәсе «тарафыннан "Петр 1 чоры " дигән балалар рәсемнәре республика конкурсы үткәрелгән иде. Конкурста Теләче муниципаль районыннан да катнашучылар булды.3100
-
10 август 2022 - 08:07«Мичкә кыяры» әзерләү Кирәк булачак: кыяр (зур кәстрүлгә күпме сыя, шуның кадәр), тоз, су һәм яшел тәмләткечләр – керән, чия, карлыган яфраклары, бер бәйләм эстрагон (булмаса да ярый), сарымсак тешләре, 1–2 әче борыч, укроп таҗлары.3200
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.56500
-
9 август 2022 - 15:25Языл һәм бүләк от! "Теләче" район газетасына язылучылар арасында узучы "Языл һәм бүләк от" акциясенең тагы бер җиңүчесе Ак Барс банк ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Фидаил Муртазин.15100
-
9 август 2022 - 14:49Жаркие фестивальные дни волонтеров АО «Транснефть – Прикамье» В жаркие минувшие выходные волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» поддержали значимые культурные мероприятия в Пермском крае и Республике Татарстан.12600
-
9 август 2022 - 13:53Физкультурачылар көне-ул югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел Бу безнең һәркайсыбызның бәйрәме, чөнки бары тик сәламәт тәндә генә сәламәт, күтәренке рух яши! Спортның, актив яшәү рәвешенең һәм дөрес туклануның мөһимлеген бәяләп бетергесез. Бу көн спортны яратучы кешеләрне берләштерә. Физкультурачылар көнендә бөтен ил буенча төрле спорт чаралары һәм ярышлар уза.14500
-
9 август 2022 - 10:47Районыбызда яңа җитәкче Районның "Форпост" оешмасына яңа җитәкче - Олы Тиләҗе авылында туып - үскән көрәшче егет - Саитов Алмаз Альфред улы билгеләнде.21900
-
9 август 2022 - 10:24Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Райондашлар! Сезне 13 август көнне стадионда 13 август- Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Регистрация: 10.00-11.00. Тантаналы ачылыш: 11.00 сәг- тә.13700
-
9 август 2022 - 08:54Җиңүчеләрдән тиз арада үз бүләкләрен алып китү сорала ДУСЛАР! 16 июль көнне Баландыш авылында узган “Түгәрәк уен” кичәсендә , “Теләче” район газетасына 2022 елның икенче яртысына язылучылар арасында призлар уйнаттык. Җиңүчеләрдән тиз арада үз бүләкләрен алып китү сорала!13400
-
9 август 2022 - 08:45Хәзер китереп бирәләр, барып аласы да юк: маркетплейс аша үз товарларын сатучылар саны арткан Чиратсыз, тиз һәм уңайлы! Соңгы арада тормышыбызның алыштыргысыз өлешенә әверелеп барган маркетплейслар нәкъ менә шул сыйфатлары белән алдыра. Һаман да шул кулдан төшмәгән телефон аша җаның теләгән әйберне заказ бирәсең дә, вәссәлам! Бәяләрне чагыштырырга, үзеңә кирәкле әйберне шактый зур ташлама белән дә алырга мөмкин биредә. Өстәвенә кибетләрдәге кебек су буе чират та торасы юк!12700
-
9 август 2022 - 08:04АО «Транснефть - Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на болотистой местности АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) по ликвидации условного выхода нефти из трубопровода в заболоченной местности. Учение прошло на линейной части магистрального нефтепровода (МН) Сургут – Полоцк в зоне ответственности Удмуртского районного нефтепроводного управления (РНУ).14600
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
10 август 2022 - 07:43Җәйге чорда район күләмендә байтак объектларда төзекләндерү эшләре бараРайон җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район башкарма җитәкчесе Илнур Хамидуллин Әбде, Олы Мишә, Сауш һәм Теләче авылларында төзекләндерелә торган объектларда булып, эш барышы белән танышты.10600
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.70000
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.60500
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.56500
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.37900
© 2011 - 2022. Телэче (Тюлячи). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+