Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Картлык көннәре кадерле булсын

1 октябрь көне календарь битләрендә инде 1990 елдан бирле Өлкәннәр көне буларак билгеләнә. Әйе, бу бик зур бәйрәм, чөнки, өлкәннәребез фатихасыннан башка эшләнгән эшләр уң булмый, аларның тәҗрибәле киңәшләре, изге теләкләре булмаса, бу тормыш башкачарак - караңгы, ямансу, күңелсез булыр иде…

1 октябрь көнне, районда яшәүче өлкән буын вәкилләрен олылау, аларда бәйрәм рухын, күтәренкелекне арттыру нияте белән күптөрле чаралар узды. Авылларда авыл карт-карчыклары рәхәтләнеп концерт карады, аралашты, бергәләп чәй эчте. Район үзәгендә исә, Теләче авылы өлкәннәре өчен бәйрәм тантанасы уздырылды. Теләче мәдәният йортында узучы бәйрәмгә бертөркем өлкәннәр килде, урындыкларда утыручы өлкәннәрне күреп күңелләр сөенә, барысы да бәйрәмчә матур итеп киенеп-ясанып килгән, алар бәйрәмне аеруча көтә, чөнки бу - аларның көне. Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт, әлбәттә, һәрвакыт булырга тиеш, ә бу көнне аларны аеруча зурлау мәслихәт. Бәйрәм концерты башланыр алдыннан өлкәннәр үзләрен борчыган мәсьәләләр белән фойеда түгәрәк өстәлләрдә урнашкан оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә алды. Соңыннан бәйрәм концерты карар өчен залга уздылар. Биредә аларны беренчеләрдән булып кайнар чыгышы белән район башлыгы Илдус Зарипов тәбрикләде, ул өлкәннәребезнең безнең өчен иң кадерле кешеләр булуын тагын бер кат әйтеп узды, «чөнки сез - безнең әти-әниләребез, апа-абыйларыбыз, иң кадерле кешеләребез. Сез - авыр чор балалары, сезнең район тормышына керткән өлешегез бик зур. Тормышларыбыз бүгенгедәй матур булып, сәламәт булып озын-озак гомер итәргә насыйп булсын, сезнең алда баш иеп, рәхмәт әйтәм. Барыбызга да өлкәннәр сүзе, өлкәннәр киңәше кирәк, исән-сау булыгыз», - диде ул.
Бәйрәмдә өлкәннәрне күзәтәм, аларны сабыйлар белән чагыштырырга була, самими өлкәннәребез, әнә, ике ак яулыклы апа бәйрәмгә сабый балалардай җитәкләшеп килә, менә парлашып чарага килгән әби-бабай хәлләрен белешкәнгә куанып, кат-кат рәхмәтләр укый. Өлкәннәр өчен бу көн бәйрәм булса, без - яшь буын өчен уйланыр өчен җирлек.
Хәзерге вакытта без өлкәннәргә нинди хөрмәт күрсәтәбез, үзебез картайгач, киләчәктә безгә дә шундый ук караш булачак бит. Күңелле дә, моңсу да бәйрәм. Юктан гына бу көнне көз көне бәйрәм итмиләрдер шул, өлкәннәребезнең дә гомер көзенә кереп барган чагы… Һәрбарчасына хәерле һәм кадерле картлык телим.
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев