Кайда гына яшәсәң дә, кеше рәнҗетмә
Теләче авылында яшәүче Алхамҗан Абдурахманов белән әңгәмә.
Теләче авылында яшәүче Алхамҗан Абдурахманов күпләргә яхшы таныш. Бик озак еллар Теләче урта мәктәбендә укучыларга рус теленнән белем бирде. Хәзерге вакытта бакча балаларына, мәктәп укучыларына өстәмә белем бирү педагогы-тренеры буларак шахмат уйнау серләренә төшендерә. Үзбәк милләтеннән булган Алхамҗан абыйны Теләче төбәгендә ничек кабул иткәннәр, үз туган телеңне, гореф-гадәтләрне чит төбәктә ничек саклап калу мөмкин. Әлеге һәм башка сорауларга күптән инде үзебез кешегә әйләнеп беткән Алхамҗан Пазилдҗанович белән әңгәмә кордык.
-Җылы Үзбәкстаннан кайтып бирегә төпләнгәч, нинди кыенлыкларга очрадыгыз. Теләче халкының карашы, мөнәсәбәте сезгә ничек булды?
-Тормыш иптәшем һәм дүрт балабыз белән Теләчегә кулыма бер паспорт тотып, килеп урнаштык. Ул чордагы мәктәп директоры Екатерина Владимировна мине эшкә алды. Рус милләтеннән булса да, һәрчак ярдәм кирәк түгелме дип тормышымны сораштырып торды. Рәйсә Сәлмәновна, Камил Габделхаевич, Рәсип Рәшитович һәм башка мөгаллимнәр ярдәм итеп кенә тордылар. Үземә бер генә дә кырын караш сизмәдем. Моның өчен әле дә аларга рәхмәтлемен.
-Үзеңнең туган телеңне онытмау нәрсәгә бәйле?
-Ана теле белән кергән тел онытылмый. Искә төшерү өчен бары ун минут вакыт җитә. Үзбәк, рус, казак телләрендә яхшы аралашам, язам. Татар телен яхшы аңлыйм, ничә еллар инде татар теле белән кызыксынам, өйрәнәм.
-Торган җир яхшы булса да, сагындыра туган җир…
-Елга ике тапкыр Үзбәкстанга, туып үскән якларга кайтып киләм. Анда минем туганнарым, якыннарым яши. Һәр кеше өчен туып-үскән яклар кадерледер…
-Телне белү гаиләдә күбрәк кемнән тора?
-Күп очракта әни кешедән тора. Әниемнең татар телендә бишек җырларын көйләп йөргәне әле дә истә. Оныкларга җырлау максатыннан, без дә бишек җырларын өйрәнә башладык. Әнием мине татар теленә кызыксыну, мәхәббәт уята алды. Гомумән, телне, гореф-гадәтләрне онытмау, саклау гаиләдән килә.
-Ни өчен кайберәүләр, үз телләрен оныта, дип уйлыйсыз?
-Тагы бер кат әйтәсе килә, ана теле белән кергән тел онытылмый. Тормышта ана телен онытырга ярамый. Оҗмах аналарның аяк астында дип юкка әйтелмәгән. Муса Җәлил, Габдулла Тукайларны ничек онытып була?!
-Быел “Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр” елы дип игълан ителде. Бу уңайдан да сезнең фикерләрне ишетәсе килә иде?
-Һәр милләт вәкилен хөрмәт итәргә, телләрне белергә кирәк. Мин татар телендәге тапшыруларны карарга яратам, “Теләче” газетасын укыйм, ел саен татар телендә диктант язам.
-Үзбәкстандагы гореф-гадәтләр белән, безнең җирлекнеке аерыламы?
-Төрек телләр төркеменә татар, казах, үзбәк, башкорт һәм башка халыкларның телләре керә. Үзбәкнеке татар халкы традицияләренә ошаган. “Күршең белән дус бул, бер-береңә ярдәмчел бул” һәм башка шундый охшаш төшенчәләр күп. Гает бәйрәмнәрен без дә зурлап үткәрдек. Шулай ук “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп зурлап үтә идек. Алга таба биредә дә популярлашып китәр дигән уйлар юк түгел. Теләчедә гомер иткән милләт вәкилләре кунакчыл, михербанлы. Алга таба да дус-тату яшик.
-Үзегезнең туып үскән Үзбәкстан якларыннан бирегә кайтып төпләнүегезгә үкенмисезме?
-Язмышлар безне кайда гына йөртми. Юк үкенмим. Кызым Әзербайҗан якларына китеп урнашты. Мин үзем аралашырга яратам, шунлыктан Теләче төбәгендә гомер итәргә кыен булмады. Кайда гына торсаң да кешене рәнҗетүдән сакланырга кирәк.
Әңгәмәдәш - Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев