Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казаклар авылында бәйрәм гөрләде

Балаларга әлеге чараны Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина белән, Казаклар авылы клубы мөдире Мөнәвир Мөхәмәдиев үткәрде.

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Казаклар авылында да, бу көнне балалар Сабантуе үткәрү матур гадәткә әверелде. Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә, чыдамлыкта, җитезлектә ярыштылар. Быел да балалар җырладылар, биеделәр, капчык киеп йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү һәм башка күңелле уеннарда катнаштылар. Балаларга әлеге чараны Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина белән, Казаклар авылы клубы мөдире Мөнәвир Мөхәмәдиев үткәрде. Балалар бәйрәмнән күңел күтәренкелеге белән таралышты. Сабыйларның әти-әниләре чараны оештыруга ярдәм иткән “Игенче” ширкәтенә, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге Советына һәм Васил Хуҗин, Яхъя Абдуллин, Самат Бәдретдинов, Лилия Маракова, Ильмир Гимадиев гаиләсенә рәхмәтле булып калды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев