Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казан мәктәбендә атучы җинаятьче үзе генә булган

Казанның 175нче мәктәбендә балаларга аткан җинаятьченең тоткарлау мизгеле видеога эләккән.

Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе лилия Галимова Казан мәктәбендә атыш оештыручының ялгыз эш итүен хәбәр итте.

«Җинаятьче үзе генә, аның ярдәмчеләре булмаган», диелә хәбәрдә. 

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча 2001 елда туган егет хокук сакчыларына үзе бирелгән.

Икенче видеодан күренгәнчә, һөҗүм итүчедән качып, балалар мәктәп тәрәзәсеннән җиргә сикерә.

«Татар-информ» агентлыгы мәктәптә булган атыш вакытында, якынча мәгълүматлар буенча, балалар һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X