Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казан Сабантуенда Теләче батырлары

1 август көнне башкалабыз Казанда сабантуй бәйрәме шау-гөр килеп узып китте. Сабантуйда районыбыздан бер төркем үзешчән сәнгать артистлары, бию коллективлары катнашты. Сабантуйның төп бизәге-милли көрәш. Бу юлы да тирә-якта дан тоткан батырларыбыз мәйдан уртасында бил алышты.

Өстән яңгыр явып торуга карамастан, берсе дә көндәшенә бирелергә уйламый.

Бәйгенең иң кызык мизгелләре баш батыр өчен барган көрәш булгандыр. Мәйданда ике Теләче батыры Раил Нургалиев белән Раил Мараков калгач, тамашачы тын да алмыйча аларны күзәтте. Кем өстен чыгар? Берникадәр вакыттан Раил Нургалиев адашын чистага салды.

Казан сабантуеның баш батыры булып Әлмәттән Ильяс Галимов танылды. Теләче көрәшчеләре бу юлы да сынатмады: 120 килограмм авырлыкта Раил Нургалиев 2 нче, авыр үлчәмдә Раил Мараков 3 нче урынны яулады. Алга таба да җиңүләр телибез сезгә, Теләче егетләре!

фото Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев