Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара

Китап февраль аенда сатуга чыгачак.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Казан утлары» журналы язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгара. Китапны сату быел февраль аенда башланачак.

Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, повестьнең кызыклы сюжетына басым ясап, «Бик укылышлы китап булачак», — дип фаразлый. Повестьтән тыш, китапка Марат Кәбировның тагын бер әсәре керәчәк, аны Галиуллин «сюрприз булачак», дип аңлатты.

«Киллер» китабын Татарстан районнарында чыга торган газеталар редакцияләрендә һәм республикадагы китап кибетләрендә сатып алып булачак.

Китап «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Идел пресс» нәшриятында басылып чыгачак. Форматы — кесә китабы. 

«Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясенә кергән икенче китап. Беренчесе — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы 2020 елның декабрь аенда 2000 данә белән чыгып, өч атна эчендә сатылып бетте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X