Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казан үзәгендә ике кешене пистолеттан атып яралаган ир-атка ориентировка чыкты

Кичә Островский һәм Университет урамнары чатында бер ир-ат пистолеттан атып ике кешене яралады.

Кичә кич белән Казан үзәгендә атыш оештырып, ике ир-атны яралаган кешенең ориентировкасы чыкты. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Кичә кичке якта Островский һәм Университет урамнары чатында бер ир-ат пистолеттан атып ике кешене яралады. Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-атны эзлиләр. Яраланган ике дусны авыр хәлдә хастаханәгә озаттылар. Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылды.

Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-ат ике кешене үтерергә җыенган дип шикләнәләр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге кеше турында мәгълүматы булучыларга "Япеев" дежур частенә 8-843-221-46-02 номерына шалтыратырга сорый. 

 

Фото: 16.мвд.рф

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев