Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырыла торган турнирда Теләче командасы беренче урын алды! (РЕПОРТАЖ)

Казан кабат ике көн дәвамында көрәш рухы белән яшәде: "Ак Барс" көрәш сараена иң көчле батырларны ачыклар өчен республиканың 323 көрәшчесе җыелды. Ир-егет көрәшчеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырыла торган турнирда көч сынашты. Быелгы турнирның үзенчәлеге шунда: бәйгенең соңгы сигез елында алты мәртәбә чемпион калган Әлмәт көрәшчеләре...

Казан кабат ике көн дәвамында көрәш рухы белән яшәде: "Ак Барс" көрәш сараена иң көчле батырларны ачыклар өчен республиканың 323 көрәшчесе җыелды. Ир-егет көрәшчеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырыла торган турнирда көч сынашты. Быелгы турнирның үзенчәлеге шунда: бәйгенең соңгы сигез елында алты мәртәбә чемпион калган Әлмәт көрәшчеләре бил алышмагач, 50дән артык команданың кимендә унысы күчмә кубокка дәгъва кылды.


Сабан туе диярсең


Республикакүләм ярышларны башкаланың кайсы гына спорт корылмасында уздырып карамадык: "Батыр"да шактый келәм туздырдык, "Баскет-холл"да бераз бил алышып алдык, анысына "Ак Барс" көрәш сарае алмашка килде. Соңгысын көрәшчеләр генә түгел, тамашачылар да үз йортлары буларак кабул итте. Замана таләпләренә туры килгән, халыкара дәрәҗәдәге ярышларны да кабул итеп алганы булган көрәш сараенда бу юлы да бәйрәм рухы ишегалдына кадәр чыккан иде. Бу яктан милли көрәшебезне бер генә спорт төре дә алмаштыра алмый. Биредә бәйгегә килүчеләр арасында бер-берсен белмәгән кеше юк: көрәш аксакаллары, хөкемдарлар, әле көрәш дөньясына тәүге адымнарын гына атлаучылар...


Татарча көрәш буенча ярышлар кая гына уздырылмасын, бәйрәмчә шундый рух, дустанә мөнәсәбәт һәрвакыт сакланып килде. Элек-электән шулай гадәткә кергән: ярышларны тамаша кылырга тормышы көрәш белән бәйле кешеләр генә җыела шул. Сабан туе мәйданында ничек булса, республикакүләм ярышларда да шундый матур гадәт саклана - келәм тирәсенә көрәш сөючеләр, аның асылын аңлап җан атучылар туплана.


Шуңа да үзгә бер рәхәтлек хөкем сөрә: көч биреп кычкыручысы, ризасызлык белдереп сызгыручысы да, барына да канәгать булып тыныч кына көрәш күзәтүчеләр дә бар. Быел да шулай булды.


Хөкемдарның да үз районы бар


"Уртадан Биектау хөкемдарын алыгыз әле. Гадел булсын иде", - Саба вәкиленең шулай дип кычкыру игътибарны үзенә җәлеп итте. Келәмдә 60 килограмм авырлыктагы беренче әйләнештә Биектаудан Нәфис Миңнебаев белән Сабадан Айгиз Сәүбәнов исемле егет бил алыша икән. "Мин инде Биектау хөкемдары түгел, ә Яшел Үзәннән", - диде җавапка уртадагы хөкемдар. Дөрестән дә шулай булып чыкты.


Ә мондый хәлләр еш кабатланып тора. Көрәш белән яхшы таныш кешеләр өчен бу гаҗәп әйбер түгел анысы. Татарча көрәш ярышларын хөкем итүчеләрне районнардан туплыйлар бездә. Көрәшченең дә үз районы, димәк үз мәнфәгатьләре бар булып чыга. Дөрес, келәмгә үз район көрәшчесе чыга икән, хөкемдарны әлеге алыш вакытында икенчесе алмаштырып тора. Шулай да бу күренеш сорау кузгатырга сәбәпче икән, ләбаса. "Команда беренчелеге өчен яшерен генә көрәш хөкемдарлар арасында да бара. Алар кемне "батырасын", кайсын "колактан сөйрисен" бик яхшы белә", - диде безгә бер район вәкиле. Әллә хөкемдарлар эшенә ризасызлык билгесе булган шакмак очыртулар да шул яшерен көрәшкә бәйле микән?


- Келәм тирәсеннән өлкән яшьтәге хөкемдарларны читләштерергә вакыт, - дип үз фикерен белдерде Казанның Авиатөзелеш районында дистәләгән спорт остасы тәрбияләгән тәҗрибәле остаз Динар Хәлилов. - Гадел хөкем өчен заманга, көрәш динамикасына, үзгәрешләргә ияреп бару осталыгы кирәк. Һәр тармакта да яшь белгеч беренче чиратта үзен таныту өчен тырыша. Ә көрәш тирәсендәге кайбер хөкемларлар инде аерым район мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә.


...Сүз дә юк, хөкемдарлар бригадасы өчен "фильтр" урнаштырасы бар әле. Яшь буенча гына түгел, ә осталыклары аша иң-иңнәрне билгеләргә кирәк. Кызганыч, бүген келәмдә кулына сөлге тотып караганы да күренмәгән хөкемдарлар спорт осталарының алымына бәя бирә.



Быелгы турнирда бил алышырга алтмыш килограммда - 48, җитмештә - 61, сиксәндә - 66, туксанда - 47, авырлыклары төгәл бер центнер булганнар арасында - 34, йөз утыз килограммда - 43, югары авырлыкта - 24 көрәшче җыелган. Иң күп көрәшче бил алышкан 80 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә чемпион калу өчен 7 көрәшчене сыртына салырга кирәк. Бәхетең булып берәр әйләнештә так калган очракта да 6 тапкыр уңышка ирешергә туры килә, дигән сүз бу. Иң авыр гәүдәле көрәшчеләргә дә җиңел түгел - чемпион булырга теләүчеләргә үзең кебек үк дүрт-биш пәһлеванны сыртына салырга кирәк.


Яшь хөкемдарлар - Динар һәм Ленар Зиннәтуллиннар

Ә чемпионлыкка кем ничек килә бит. Көннәр буе спортзалдан чыкмаучылар, табигать тарафыннан бирелгән сәләтенә таянып бил бирмәүчеләр, көндәшен өйрәнеп, кирәк вакытта тиешле алым куллана белүчеләр, һәрхәлдә, көрәштә үз эзен калдыра. Яшерен-батырын түгел, көрәшчеләр арасында тыелган препаратлар кулланучылар бар, дип тә сөйлиләр...


- Татарча көрәшкә дә допинг тикшерүләре кертелергә тиеш, дип саныйм, - ди бу уңайдан Теләче көрәшчесеИлдар Гыйниятуллин. - Шул вакытта әлеге имеш-мимешләргә ачыклык керер, нокта куелыр иде. Үземнең күңелем чиста. Авырган вакытта антибиотиклар да кулланмаска тырышам. Организмымның ныклыгын сарык ите, җиләк-җимеш, яшелчә ашаудан, сәламәт яшәү рәвеше алып барудан күрәм.


Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинның да фикерен белдек.


- Көрәш җәмәгатьчелеге күтәреп чыккан һәр фикергә колак салабыз, - диде ул. - Андый тикшерү кертергә була. Гаделлек булырга тиеш. Без көрәшкәндә андый хәл юк иде.


Яңа батырлар


Чемпион калу җиңел түгел. Андый исем бу бәйгедә 7 көрәшчегә генә бирелә. Былтыргы батырлардан быел берсе генә үз титулын саклап калды. Ул - Илмир Төхвәтуллин. Гамәлдәге батырлар - Әлмәт егетләре Рузил Ганиев, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов быел көрәшмәде. Ә чемпионнарның тагын берсе - узган ел 90 килограммда җиңүче булган, быел 100 килограммга күчкән Минзәлә көрәшчесе Ришат Гайнетдиновны Балтачтан Руслан Рәфыйков беренче әйләнештә үк тамашачылар арасына озатты. Аннары чират Лениз Абдуллинга да җитте. Бераз соңрак Азат Нурмөхәммәтов та титулыннан колак какты.


60 килограммда "патша" алмашыначагы, Әлмәттән Рузил Ганиев килмәгәч, турнир башында ук билгеле булган иде инде. Ахыр чиктә "тәхет"кә иске яңа "патша" - 2014 елгы батыр Нәфис Миңнебаев күтәрелде. Финалда аның белән бил алышкан Илмир Камаливка әлегә тәҗрибә җитеп бетмәде.


70 килограмм авырлыкта гамәлдәге чемпион - Теләчедән Азат Нурмөхәммәтовны фаворитлар рәтенә кертеп караучылар күп булды. Әмма көндәшләр дә төшеп калганнардан түгел шул. Әлеге авырлык үлчәвендә Марат Кәримуллин (Кукмара), Булат Юнысов (Мамадыш), Искәндәр Мортазин (Биектау), Булат Гадершин (Зәй) кебек өметле көрәшчеләр дә бил алышты. Ахыр чиктә Булат барысының да борынына чиртте.


80 килограммда Теләче көрәшчесе Илдар Гыйниятуллин, әлеге турнирның соңгы ике елдагы җиңүче булган Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе) һәм исеме яхшы таныш көрәшче Ленар Садыйковның (Зәй) чемпион булып калу ихтималы хакында сүз куертучылар күп булды. Ә чемпион берәү генә. Ул - сарык ите ашауга өстенлек биргән Теләче көрәшчесен зур өстенлек белән отып чыккан Илмир Төхвәтуллин.


90 килограмм. Түбән Каманың танылган көрәшчесе, моңа кадәр 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә бил алышкан, ел ярым көрәштән югалып торган Ленар Иванов авырлыгын 90 килограммга кадәр төшергәнлеге билгеле булгач, Балтач батыры Ринат Хәйретдинов та дулкынланып куйгандыр. "Авырлыгымның 108 килограммга кадәр җиткән вакытлары да булды, - дигән иде безгә ярышларның беренче көнендә Ленар Иванов. - Диета тоттым. Авырлыгым 97 килограммга кадәр төшкәч, 90 килограммда көрәшеп карыйсым килде. Әлеге ярышка кадәр 7 килограмм авырлыгымны төшерү кыен булмады. Калганын келәм күрсәтер инде". Келәм күрсәтте: Ленарны икенче әйләнештә Арча батыры Илшат Идиатов отып чыгарды, Илшатның башына 6 көрәшче калгач Ринат Хәйретдинов җитте. Әмма Балтач көрәшчесенә дә чемпион калу бәхете тәтемәде - аны озын-зак бил алышудан соң булачак чемпион Марсель Гозәеров отып чыкты.

100 килограммда узган елгы чемпион Айвар Билалов та, көмеш медаль иясе Раил Нургалиев та көрәшмәде. Хәтта өченче әйләнештә "бронза"лы Илдар Мараков та үз райондашы Муса Галләмовка оттырды. Ахыр чиктә Мусага тиңнәр табылмады. Ул - чемпион!


130 килограммда чемпион булып бернинди бәхәскә дә урын калдырмыйча Питрәчтән Фәрхәт Фәйзуллин танылды.


Теләсәң дә шулай көйләп булмас иде - быел авыр үлчәүдәге фаворитлар Сергей Павлик (Зәй) белән Илдар Аббасов (Биектау) финалда гына очрашты. Җиңүче - Сергей Павлик. Шулай итеп Илдар әлеге турнирда 9 нчы җиңүен яулап, абсолют лидер булып таныла алмады. Ә өченче урынга күтәрелгән Рамил Корбанов 44 яшьтә дә яхшы формада булуын исбатлады.

...Моңа кадәр 20 тапкыр уздырылган әлеге турнирда Әлмәт - 6, Балтач - 4, Теләче - 3, Арча белән Кукмара - 2шәр, Актаныш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарының 1әр тапкыр җиңү яулаганы булган. Кубокның быелгы хуҗалары - Теләче көрәшчеләре. Шул хөрмәткә Теләченең легендар көрәшчесе, көрәш батырлары үстергән фермер Сәгыйть Гыйниятуллин ат чалып, команданы сыйларга ышандырды. Теләчедә бәйрәм башлана гына әле!..


Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:


60 килограмм:
1. Нәфис Миңнебаев (Биектау).
2. Илмир Камалиев (Яшел Үзән).
3. Илдан Әхмәтханов (Балтач).

70 килограмм:
1. Булат Гадершин (Зәй).
2. Тимур Сафин (Аграр университет)
3. Азат Нурмөхәммәтов (Теләче).

80 килограмм:
1. Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе).
2. Илдар Гыйниятуллин (Теләче).
3. Ринат Миннегалиев (Зәй шикәр заводы).

90 килограмм:
1. Марсель Гозәеров (Нурлат).
2. Илнар Галимов (Алабуга).
3. Ринат Хәйретдинов (Балтач).

100 килограмм:
1. Муса Галләмов (Теләче).
2. Эльдар Хәмитов (Зәй).
3. Айдар Алтынбаев (Азнакай).

130 килограмм:
1. Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч).
2. Фердинанд Вәлиев (Балтач).
3. Ринат Дәүләтшин (Кукмара).

Авыр үлчәү:
1. Сергей Павлик (Зәй).
2. Илдар Аббасов (Биектау).
3. Рамил Корбанов (Теләче).


Командалар арасында:
1. Теләче.
2. Биектау.
3. Зәй.
4. Балтач.
5. Мамадыш.
...52. Тәтеш.

Фәрит САЛИХОВ

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев