Кече Кибәхуҗа һәм Баландыш җирле үзидарәләрендә дә юллар, зиратлар төзекләндерелә

Авыл җыеннарының чираттагылары 26-27 гыйнвар көннәрендә Кече Кибәхуҗа белән Баландыш авылы җирлекләрендә дәвам итте. Җыеннарда 2015 елда башкарылган эшләргә хисапны җирлек башлыклары белән җирле белгечләр тотса, киләчәктә хәл итәсе проблемаларны халык үзе күтәрә. Мәсәлән, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узган очрашуда Алмаз Гәрәев тарафыннан теге яки бу сәбәпләр аркасында бушап...
Авыл җыеннарының чираттагылары 26-27 гыйнвар көннәрендә Кече Кибәхуҗа белән Баландыш авылы җирлекләрендә дәвам итте. Җыеннарда 2015 елда башкарылган эшләргә хисапны җирлек башлыклары белән җирле белгечләр тотса, киләчәктә хәл итәсе проблемаларны халык үзе күтәрә.
Мәсәлән, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узган очрашуда Алмаз Гәрәев тарафыннан теге яки бу сәбәпләр аркасында бушап калган хуҗасыз йортлар проблемасы белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди дәүләт ярдәме күрсәтелүе турындагы сораулар күтәрелсә, Баландыш мәдәният йортында узган җыенда Рәйхана Тимербаева урамнарны, юлларны һәм басмаларны төзекләндерү белән бәйле булган мәсьәләләрне күтәрде. Җыеннарда бирелгән сорауларга кыскача гына җаваплар бирелеп китсә дә, район башлыгы Илдус Зарипов җыенда күтәрелгән проблемаларның алга таба өйрәнеләчәген һәм чишелеш юллары табылачагын әйтте. Олы Кибәхуҗа авылында яшәүчеләр республика программасы нигезендә бер түбә астына кертеп төзелгән мәдәният йорты белән медпункт бинасы, төзекләндерелгән юллар, хоккей мәйданчыгы өчен рәхмәт белдерделәр һәм балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрүне сорадылар. Шулай ук бу җирлеккә кергән Тау өсте Казаклар авылына таба комлы вак таш түшәлү дә узган ел башкарылган эшләрнең иң күләмлесе булып истә калганыдыр. Әлегедәй әһәмиятле эшләргә, әйтик урамга, урам башларына комлы вак таш салу, чишмәләрне, зиратларны чистарту һәм төзекләндерү эшләренә, хоккей тартмачыгы төзү һәм башка шуның ише эшләргә авыл халкының үзеннән референдум нигезендә җыелган үзара салым акчалары сарыф ителгән. Моннан тыш, авыл җирлекләре җирле эшмәкәрләрдән һәм авыл хуҗалыгы предриятиеләреннән дә шактый ярдәм күргән. Аларның байтагы җыеннарда авыл җирлекләренең Рәхмәт хатларына һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Шулай ук Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында узган җыенда Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тарафыннан халыкның, аеруча авыл яшьләренең активлыгы һәм шактый гына эшләрнең өмә сыйфатында башкарылуы хакында да әйтеп үтелде.
Район башлыгы үзенең йомгаклау сүзендә авыл халкын 28 февральдә авыл җирлекләрендә узачак референдумда актив катнашырга чакырды. Чөнки күп кенә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен халык үзеннән референдум нигезендә җыйналган үзара салымны сарыф итә алачак. Җирлек бюджетының салымнардан, өстәмә табышлардан формалашуын онытмыйк. Район башлыгы, тагын да мулрак тормышта яшәү өчен, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен республикада күп кенә программалар эшләп килүен дә ассызыклады.Әйткәнебезчә, җыеннар-да авыл җирлекләре белән бергә җирле белгечләр дә хисап тота. Арада хисапларның төрлесе бар. Әмма шулардан күңелгә иң хуш килгәне Күкчә авыл клубы мөдире Рәйхана Антонова, Алан авылы бакчасы мөдире Әлфия Гайнуллина, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты директоры Рафил Хуҗин, Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова, Олы Нырсы янгын күзәтчелеге депосы җитәкчесе Фәнил Гәрәевларның чыгышы булды. Аларның авыл халкы алдында куйган хезмәтләре дә зур, хисаплары да иҗади, камил дәрәҗәдә эшләнгән. Андый чыгышларны тыңлавы да рәхәт.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Фотода: авыл җыеннары күркәм күренеш - бүләкләү белән тәмамлана. Әлеге фотода - муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Баландыш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Дания Галимованы гомер бәйрәме белән тәбрикли
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 18:34Миңнеханов һәм Володин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дәүләт Думасы бинасында оештырылган күргәзмәне ачты.4800
-
18 май 2022 - 18:02Молитва покаяния и световое шоу у Белой мечети: афиша праздника «Изге Болгар жыены» Полуденный намаз, всероссийский турнир по национальной борьбе корэш, показ татарской породы лошадей, лекции и выставки ждут гостей на религиозном празднике «Изге Болгар жыены» 21 мая. Подробная афиша – в обзоре «Татар-информа».4700
-
18 май 2022 - 16:40Был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву В целях повышения правовой и политической культуры, электоральной активности молодежи Тюлячинского района Республики Татарстан в рамках мероприятий, посвященных Дню молодого избирателя 18 мая 2022 года на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан членами территориальной избирательной комиссии Тюлячинского района РТ и участковой избирательной комиссии № 2669 был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву.12800
-
18 май 2022 - 15:32Ветераннар белән киңәшләштеләр Ветераннар оешмасы районда билгеле бер урын тота. Район ветераннары җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә теләп катнаша. Район ветераннар оешмасы бинасында узган чираттагы җыелышта район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.13800
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.30500
-
18 май 2022 - 10:53ЭШ "Мәдәният" милли проекты буенча башкарыла Хәзерге вакытта Иске Җөри авылындагы модельле муниципаль китапханәдә ремонт эшләре бара.13900
-
18 май 2022 - 08:55Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.6900
-
18 май 2022 - 08:31Нинди груша утыртырга? Груша алмагачка караганда авыруларга тизрәк бирешә, тәрбиягә таләпчәнрәк. Груша өчен иң зур куркыныч тудыручы чир — бактериаль пешү. Аннан мөмкин кадәр яхшырак сакланган сортлар бар.8700
-
18 май 2022 - 08:27Татарстанда атна ахырында кырау төшәргә мөмкин Республикада атна уртасына кадәр җылы, әмма яңгырлы-яшенле һава саклана. Шуннан соң берникадәр суыта, яңгыр туктый. Җомга һәм шимбә көннәрендә кырау төшәргә мөмкин.7300
-
18 май 2022 - 08:18Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау эше дәвам итә Техник карауга килүчеләр күрсәткече, техникасы булган шәхесләр санын уртача 65-70% тын тәшкил итә.9100
-
18 май 2022 - 07:53Кызыксынып карадылар Кичә, ягъни 17 май көнне, районыбызда Россия дәүләт статистика хезмәткәрләре һәм федераль мәгълүмат чаралары журналистлары булып китте.14800
-
18 май 2022 - 07:0618 май - Халыкара музейлар көне Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйбыз!9200
-
17 май 2022 - 17:17Безнең белән кызыксыналар Агымдагы елның 15-18 май көннәрендә башкалабызда Халыкара сөт форумы уза.11600
-
18 май 2022 - 08:11Халыкара музейлар көне.
-
17 май 2022 - 17:24Кастингка чакырабыз!
-
18 май 2022 - 14:06Теләчелеләр изге гамәлдән читтә калмады18 май көнне Теләче авылының Ленин урамында Республикабызның кан алу үзәге эшләде. Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, райондашларыбыз иртәдән чират алды.21400
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.57700
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.41701
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.38100
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.35102
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.30500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика