Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күңеле гел кырларга ашкына

Бу көннәрдә "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Баландыш бүлекчәсе җитәкчесе Фаил Фәесхан улы Фәсхиев гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Үзенең гомерен авыл хуҗалыгына, басу-кырларга, үсемлекләр дөньясына, кешеләр белән эшләүгә багышлаган бу шәхеснең ил-көн алдында куйган хезмәтен бәяләмичә китеп булмый. Киләчәктә куелачак хезмәте дә, яшисе гомере дә хәерле булсын аның

Булачак агроном һөнәрен дә ул биш балалы гаиләдә кече ул булганга (бертуган абыйсы Нургазиз Мәскәүдә, олы апасы Рәсимә - Баландышта, кече апасы - Гөлниса - Теләчедә, сеңлесе Гөлсем - Сабада яши), авыл тормышын, авыл хезмәтен яратканга күрә сайлый. Шушы теләге - аны урта мәктәпне тәмалагач, Лаеш совхоз-техникумының агрономия бүлегенә алып килә. Биредә укыганда ул армиягә китеп, Ерак Көнчыгыштагы чикләребезне саклап кайтырга да өлгерә. Чик сакчылары мәктәбе аны дуслыкның, туганлыкның кадерен белергә, кешеләр белән күркәм, дустанә мөнәсәбәтләр корырга өйрәтә.
Беренче хезмәт чирканчыгын Фаил Фәесхан улы «Баландыш» совхозының Субаш бүлекчәсендә агроном булып эшләгәндә ала. Аннары, шул ук хуҗалыкта агроном-орлыкчы, агроном-азыкчы вазыйфаларын башкара. Соңрак кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгеләнә. Бу еллар Фаил әфәнде өчен чын мәгънәсендә хезмәттә чыныгу, зур тәҗрибә туплау еллары була. Әлеге чорда аңа бик күп җитәкчеләр, кешеләр белән эшләргә, кайчакта үз фикерен конкрет дәлилләр белән расларга да туры килә. Биредә ул нечкә психолог, оста оештыручы, әзерлекле җир белгече булып таныла. Ул елларда «Баландыш» күмәк хуҗалыгының игенчелек буенча алдынгы урыннарда баруында Фаил Фәесхан улының дә өлеше аз булмый. Ул да авылдашлары, үз эшләренең остасы булган Наил Гарифуллин, Мәсгүт Заһидуллин кебек тәҗрибәле механизаторлар белән басу-кырларда намуслы һәм фидакарь хезмәт куя. Бүген исә ул "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының «Баландыш» бүлекчәсе җитәкчесе буларак хезмәтендә Данис Гайнетдинов, Илшат Шәрипов, Газинур Гарипов, Раил Хәсәншин, Илсур Фәттахов, Илнур Гарипов, Әнвәр Мөхәммәтшин, Равия Гарипова, Гүзәл Тимербаева, Раиф Мифтахов, Әлфир Исмәгыйлев, Хәлил Якупов кебек хезмәт сөючән авылдашларына таяна.
Кабат табигатькә көз килде, басуларда өлгергән игеннәрне җыеп амбарларга тутырып куйдык, мәктәпләрдә уку елы башланды. Хәзер, аеруча табигатьтә Әбиләр чуагы хакимлек иткән көннәрдә Фаил Фәесхан улының да күңеле канатлана, җанын бәйрәм хисе биләп ала. Бу табигый. Чөнки Фаил Фәесхан улы үзе туып-үскән җирдә яшәве, хезмәт итүе белән бәхетле. Авыл кешесе өчен тәүге аваз салган нигезеңдә, әти-әниеңнең маңгай тире тамган туфракта яшәп, эшләүдән дә зур бәхет бармы икән?! Төбәгебездә дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь, намуслы хезмәт белән көн күрүче һәр кеше үзенең күңел түрендә, йөрәгендә газиз туган ягына карата иң саф, иң самими хисләрен кадерләп саклый. Бу язмабыз герое өчен дә нәкъ шулай. Әлегедәй хисне ул хәләл җефете Гөлсем белән берлектә тормышының дәвамчылары кыз-уллары Зилә,Зөһрә һәм Равил күңеленә дә күчерүне, тәрбияләүне дә үзенең изге бурычы итеп саный.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.
P.S. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге казанышлары, күпъеллык фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан «Сөт иле - Теләче» агрофирмасының «Баландыш» бүлекчәсе җитәкчесе Фаил Фәесхан улы Фәсхиев Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев