Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кемне дә “үтәли күрә”

Кеше өчен нинди уңайлыклар гына тудырылмасын - иң кирәге сәламәтлек. Бәла аяк астында: теләсә кем егылып имгәнергә, бәхетсезлек очрагы булырга мөмкин. Өлкәннәр турында әйткән дә юк. Бу очракта без тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында хирург һәм рентгенологлар каршына килергә мәҗбүр булабыз.

Соңгыларына килсәк, сынган яки имгәнгән урыннарны яки тешне рәсемгә төшерү вазыйфасы район үзәк хастаханәсендә рентген бүлмәсе лаборанты Эльвира Марат кызы Шингаревага йөкләнгән. Озак еллар әлеге юнәлештә эшләп, зур тәҗрибә туплаган Эльвира Марат кызы үз эшен зур осталык белән башкара. Хәер, без аны  үзебез дә яхшы беләбез. Районда яшәүчеләрнең бик сирәкләре генә нинди дә булса зар белән аңа мөрәҗәгать итми калмагандыр.

Эльвира сирәк очрый торган белгечлеккә (узкая специализация) Кыргызстан Республикасының Кызыл Кия шәһәрендә медицина училищесында укып ия була. Үзе исә ул кояшлы Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә туып үсә. Сигезьеллык белемне дә шунда укып ала.

Эльвира училищены уңышлы тәмамлаганнан соң әүвәл дәүләткүләм төзелеш оешмасы хастаханәсе, аннары очкычлар ясый торган заводның медицина часте рентген бүлмәсендә хезмәт куя. Әмма шул елларда Үзбәкстанда милләтара чуалышлар, ызгышлар башланып китү сәбәпле, алар гаиләләре белән тынычлык утравы саналган Татарстанга, аның да Теләче дигән авылына күченеп кайтырга мәҗбүр булалар. Шул елларда ул нәсел җепләре Баландыш авылыннан булган милләттәшебез Фәриткә кияүгә чыгып, ике егеткә - Дамир белән Маратка гомер бүләк итәргә дә өлгерә. Хәзер инде алар зур егетләр. Казанда яшәп, шунда хезмәт куялар. Әти-әни йортында еш кунак алар. Өлкән уллары Дамир башлы-күзле булырга да өлгергән.

Теләчегә күченеп кайткач, Эльвира башта, ягъни 2004 елдан 2006 елга кадәр хирургия бүлегендә хирургия шәфкать туташы булып эшләде. 2006 елдан ул кабат үз белгечлеге буенча, ягъни рентген бүлмәсе лаборанты буларак хезмәт куя. Сынган, имгәнгән һәм сызлаган урыннарны гына рәсемгә төшереп калмый Эльвира, флюорография тикшерүе дә үткәрә. Кичә генә кебек иде… d Район үзәк хастаханәсе баш шәфкать туташы Гүзәл Наил кызы Әскарованың биредә хезмәт куя башлаганына егерме ел узган инде. Югыйсә, Саба районының Кече Шыңар авылында туып үскән, шунда урта мәктәп һәм Казанда медицина көллияте тәмамлаган кызның эшли башлаган көне кичә генә кебек иде… Шушы елларда аңа район үзәк хастаханәсенең төрле бүлекләрендә хезмәт куярга туры килә. Әүвәл, биш ел дәвамында лабораториядә хезмәт куйса, 2006 елдан башлап психиатр-нарколог шәфкать туташы булып эшли. Төрле участокларда эшләп, йөкләнгән эшне зур Уенын-чынын кушып әйткәндә, һәркайсыбызны ”үтәли күрә”.

Аның һәм хезмәттәшләре өчен дә кеше сәламәтлеге барыннан да мөһимрәк. Минемчә, узган ел тормышыбызга килеп кергән афәт - пандемияне дә, чик сакчылары кебек, беренчеләрдән булып алар каршы алды. Озак еллар дәвамында район халкының сәламәтлеген саклауда үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен Эльвира Марат кызы шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ихлас күңелле, гаҗәеп күркәм холыкка ия Эльвира ханымга ил-көн алдында куйган намуслы, фидакарь хезмәтенең әҗерен күреп, тагын да район халкына игелекле хезмәт итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев