Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләнә

1 июньнән 19 июньгә кадәр Шәтке урта мәктәбе базасында экологик юнәлештәге ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшләде.

Лагерь җитәкчесе, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, география укытучысы Илсөяр Шәйхиева әйтүенчә, биредә барлыгы 30 бала ял иткән. Тәрбиячеләре - биология һәм химия укытучысы Резидә Габдуллина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Равия Гыймадиева балаларның ялы файдалы һәм кызыклы үтсен өчен төрле чаралар үткәргәннәр. Алар лагерь барышында балалар күңелендә туган як табигатен ярату хисе, аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләргә тырышалар. Пешекче апалары Гөлфия Габдуллина белән Гөлшат Галиевалар тәмле ашлар белән сыйлаган.

- Экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе - табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү. Чөнки яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү бик кыен. Табигатьнең матурлыгына соклану гына аз, аны саклый белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү, аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә без лагерьда экологик уеннар оештырабыз, экологик кануннар белән таныштырабыз, табигать кочагында дару үләннәре җыябыз, гербарийлар ясыйбыз, экологик сукмак буенча гамәли-эш тәҗрибәләре үткәреп, нәтиҗәләр чыгарабыз. Табигатькә кешелекле мөнәсәбәт,тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбиялибез, - дип, бик теләп уртаклашты үзенең эш тәҗрибәсе белән Равия ханым.

Лагерьга йөрүчеләр экологик чараларда актив катнашалар. Әлеге мәктәп районда экологик белем бирү юнәлешендә инновацион мәйданчык булып тора. Мәктәпнең ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килүче “ЭКОяз” республика бәйгесендә җиңү яулап, һәрдаим бүләкләнеп килүен билгеләп үтик. Коллектив мондый мәртәбәгә апрель һәм май айларында үткәрелгән санитар икеайлыкларда алып барылган эшчәнлеге өчен лаек була.

- Мәктәбебездә ике экологик сукмак төзелгән. Ул мәктәп - зират - ферма - Нырсы елгасы - таш карьеры, Шәтке бабай чишмәсе, Шарлама чишмәсе һәм Өмет чишмәсе, болын кебек тукталышлардан гыйбарәт. Урман, болын аша кире мәктәпкә әйләнеп кайтабыз. Укучылар лагерь барышында аларга экскурсиягә йөриләр, тукталышларның торышын тикшерәләр, чистарталар, төзекләндерәләр, эзләнүтикшерү эшләре алып баралар. Аларны дәфтәргә теркәп барып, экология темасына багышланган Терентьев, Каюм Насыйри исемендәге кебек фәнни-гамәли конференцияләрдә яклыйлар. Быел яшь натуралистларыбыз Бөтенроссия җәмгыяте тарафыннан исемле футболка, бейсболка һәм сумкалар белән бүләкләнде. Август аенда мәктәбебез укучылары өч көнгә Казанга экологик форумга барачак. Моннан тыш, алар әлеге тукталышларны чүпләрдән арындыралар. Лагерыбыз хезмәт һәм ял лагеры булганлыктан, укучылар өч сәгать ярым мәктәп бакчасында һәм елга буйларында хезмәт куялар, - дип таныштырды мине 7-8 сыйныфта белем алучы балаларның эше белән Илсөяр ханым Шәйхиева.

Мин лагерьда булган көнне без балалар белән “Шарлама” һәм “Шәтке бабай чишмәсе”ндә экскурсиядә булдык. Укучылар биредәге матурлык белән хозурланып калмыйча, укытучы абыйапалары җитәкчелегендә “Шарлама чишмәсе” тирәсен үләннәрдән арындырдылар, чәчәкләр утырттылар. Соклангыч урыннар! Әлеге матурлыкны күз карасыдай сакламыйча булмый. Гомер-гомергә чишмә-елгалар кешелек өчен яшәү чыганагы булган, көч, тәненә сихәт биргән. Биредә әнә шул хакыйкатьне балалар күңеленә сеңдерергә тырышалар да инде. Лагерь көннәрендә Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрарийга, Урман музеена бару укучылар күңелендә фәкать якты хатирәләр генә калдырган. Алар музейда һәм бакчада күргәннәрен әле дә искә алып сөйлиләр икән. Шәтке урта мәктәбе базасында урнашкан җәйге лагерь - инновацион мәйданчык булудан тыш, гомуми тәрбия һәм белем бирү үзәге дә. Биредә Рус теле көне (6 июнь - А.С. Пушкин туган көн), Россия көне (12 июнь) кебек күренекле даталар, милли бәйрәмебез Сабантуе зурлап үткәрелгән. Шулай ук лагерьның тәрбия программасында мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү өчен дә күп сәгатьләр бирелгән. Шәткедә яшь флешмобчылар, волейболчылар, көрәшчеләр һәм хоккейчылар үсүен онытмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев