Теләче Информ

КФУ профессоры бу атнада Казанда кар яумаячагын әйтте

Якын көннәрдә температура режимы нормадан 8 градуска югарырак булачак.

Синоптиклар бу атнада Татарстанда беренче кар явуы турында кисәткән иде. Әмма Казанда якын көннәрдә температура режимы нормадан югарырак булачак, шуңа күрә кышның вакытыннан алда килүеннән куркырга кирәкми. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу атнада иң салкын төн чәршәмбедән пәнҗешәмбегә туры килүе көтелә, Казанда температура -1 градуска кадәр төшәр дип фаразлана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бу төндә шәһәрдә явым-төшем көтелми. Бездә даими кар катламы 19-21 ноябрьдә билгеләнә,ул вакытта уртача тәүлеклек температура -5 градус тирәсе була. Кар 30 октябрь — 2 ноябрь аралыгында, тәүлеклеклек уртача температура „минус“ ягына күчкәч, яварга мөмкин», — диде ул.

Бу атна Татарстан башкаласында аномаль җылы булачак. Җомга һәм шимбә көннәрендә көндезге сәгатьләрдә һава 11 градуска кадәр җылыначак.

«Шәһәрдә температура климат нормасыннан 8 градуска югарырак булачак. Якындагы шимбәдә көндез 11 градус җылы, төнлә 8 градус җылы булыр дип көтелә. Әгәр мондый югары температура булса, нинди кар яусын инде?"- диде Переведенцев.

Реклама

Беренче кар атна башында Мәскәүдә көтелә. Чәршәмбе көнне юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бу атнада Татарстанның кайбер районнарында да беренче кар яварга мөмкин.

«Пәнҗешәмбе, 21 октябрьдә, төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез кайбер районнарда юеш кар катыш яңгыр явуы мөмкин. Шулай ук көндез көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә», - диелә ведомство сайтында. 

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: