Теләче Информ

“Халыкның ихтыяҗын өйрәндек”

Ике атнага сузылган халык җыеннары тәмам. Аның соңгылары Әбде, Теләче авыл җирлекләрендә, Максабаш һәм Ачы авылларында булып үтте.

Әбде урта мәктәбе спорт залында 12 февраль көнне булып узган җыенда кунак буларак ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова катнашса, 13 февральдә Теләче мәдәният йортында үткән сөйләшүдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Щукин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ышанычлысы Гүзәлия Минкина булды. Районыбыз кунаклары авыл җирлекләренең эшчәнлекләре белән генә танышып калмыйча, очрашуга килүчеләргә республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге турында да сөйләделәр. Районның киләчәк үсеше турында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов таныштырып, сорау-үтенечләргә җавап бирде, халыкның фикере өйрәнелде.
Без еракта димиләр...
Мәсәлән, Әбде авылы халкын су башнясының иске, СанПин таләпләренә җавап бирмәве борчый. Яңа су башнясын әбделеләр Бөек Ватан сугышы Герое Александр Ксенофонтов урамында итеп күрә. Авыл җирлеге башлыгы Николай Домолазов әйтүенчә, әлеге проект өчен 1 млн. 800 мең сум акча кирәк булачак. Тактамыш авылына кичекмәстән кирәк булган яңа скважина кую өчен бүгенге исәп белән 2 млн. 700 мең сум акча кирәк. Әбделеләр район ярдәменә һәм республикакүләм программаларга өметләнә. Дөрес, 2013-2014 нче елларда "Чиста су" федераль программасы нигезендә Тактамыш белән Ташлыяр авылларында суүткәргечләр яңартылган.
Тактамыш авылы халкын күңелле яңалык көтә. Тиздән биредә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлаячак. Шундый ук бәхеткә әбдеделәр дә тиенергә мөмкин. - Районыбыздагы бердәнбер Герой - Александр Ксеннофонтовны тудырган Әбде авылы халкының яңа бинага тулы хакы бар. Моның өчен сезнең белән безнең активлык кына кирәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә бу аеруча актуаль яңгырый", - дип белдерде район башлыгы Илдус Зарипов.
Тактамыш авылы халкын зиратка бару юлындагы күпернең иске булуы борчый. - Яңа күпергә тиенеп булмасымы? - дигән сорауны ирештерде алар җитәкчеләргә. Җирлектә коллектив хуҗалык булмаганлыктан, җирлектә эшсезлек проблемасы сакланып килә. Аның каравы, җирлектә сыерларның баш саны арткан. Сыерлар санын өчкә җиткергән җиде хуҗалыкка район ярдәме буларак саву аппараты бирелгән. Өч хуҗалык терлек абзары төзер һәм реконструкция үткәрү өчен, ике кеше авыл хуҗалыгы техникасы, бер кеше автомобиль сатып алу өчен кредит рәсмиләштергән.
Төзелешләр арта, көтүлекләр кими...
Үзара салымны күпчелек җирлекләр җыеп бетерде. Кызганыч, Теләче авыл җирлегендә ул 60% кына җыелган. Бу байтак кешенең районда теркәлеп тә, башка җирдә яшәве белән дә аңлатыла. Аларның туган җирлеккә кайтып, балалары белән чиста, пөхтә урамнарда, паркларда йөриселәре, төбәгебезнең ватанпәрвәрләре буласылары килмиме икән? 13 февральдә Теләче мәдәният йортында узган җыенда Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин шулай дип белдерде. Югыйсә, без җыйган бер сумга республикабыз өстәмә 4 сум акча бирә. Җыелган акчалар Тюлячка елгасын матурлауга, Теләче, Ачы, Екатериновка, Комаровка авылларындагы суүткәргечләрне яңартуга, Комаровка, Екатериновка авылларындагы чишмәләрне, Ачы, Екатериновка һәм Теләче авылларындагы күперләрне ремонтлауга тотылачак. Моннан тыш җирлек башлыгы чыгышында эшмәкәрлек, торак төзелеше, кредит рәсмиләштерү, дәүләт программаларында, киләсе сайлауларда актив катнашу, табигатьне саклау, санитар - эпидемиологик хәл, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау кебек мәсьәләләр дә калку күтәрелде. Теләче һәм Комаровка авылларында шәхси хуҗалыкларда сыерлар санының кимүе күзәтелә. Бу, җирлектә төзелешләр күп алып барылу сәбәпле, көтүлек мәйданнарының кимүе белән аңлатыла.
Яңа мәктәп әҗерен бирә башлаган
14 февральдә Максабаш авылында узган җыенда үтенеч-гозерләр белән чыгучылар булмады. Очрашуга килгән халык, район активы тармак белгечләренең хисабын зур кызыксыну белән тыңлады. - Тармак белгечләренең чыгышы авылның тулы картинасын күзалларга ярдәм итә. Мондый очрашуларда халыкның фикерен, ихтыяҗларын өйрәнәбез. Бу безгә бик кирәк. Дөрес, җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләрнең барысын да һәм берьюлы хәл итеп бетереп булмый. Әмма әкренләп булса да, без моңа ирешәчәкбез, - диде район башлыгы Илдус Зарипов.
Максабашлылар өчен 2014 елның зур казанышы булып, авыл уртасында төзелгән яңа башлангыч мәктәп бинасы тора. Аның янәшәсендә үк химаячы Камил Гәрәев тарафыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган максабашлылар истәлегенә һәйкәл төзелгән. Хәзер бу урын авылның мәдәни үзәгенә әверелгән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә бу икеләтә куанычлы. Яңа мәктәпнең әҗере буларак, Максабаш укучылары спорт, сәнгать бәйрәмнәрендә алдынгы урыннарны яулый башлаган. Шушы куанычлы вакыйгалар яссылыгында эшче кулларга кытлык хакында да әйтеп китми булмый. Димәк, авылның киләчәге, демографик хәлнең яхшыруына бәйле булачак.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Кечкенә авылларда зур проблема
Теләче авыл җирлегенә караган Ачы авылындагы җыен «Сударушка» вокаль ансамбленең чыгышы белән башланып китте. Җыенда чыгыш ясаучыларның докладлары тыңланганнан соң, көнүзәк мәсьәләләр дә күтәрелде. Кечкенә авыл булса да, Ачыда да хәл итәсе зур проблемалар җитәрлек. Иң борчыган проблема ул - юллар. Теләче- Ачы, Екатериновка юллары күп чыгымнар таләп иткән ремонт сорый. Шулай ук Ачы авылындагы урамнарның юллары да яз-көз йөри торган түгел.
-Үзара салым түләргә без каршы түгел, ничек тә юллы буласы иде, - дип җыенда катнашучылар гозерләрен җиткерде.
Шулай ук чүп чыгару кебек торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре дә борчый биредәге халыкны.
-Билгеле, бөтен проблеманы да берьюлы хәл итеп булмый, бәлки кечкенә авылларны юллы итү программаларына кереп булыр. Ә чүп чыгару кебек сорауларны җаваплы кешеләр карарга тиеш, - дип җаваплады район башлыгы.
Ачыда узган жыен 2015 нче елгы җыеннарга нокта куйды. Халык күтәргән сораулар хәл ителерме? Анысын вакыт күрсәтер...
Алсу Җиһаншина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: