Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Халыкара Туган тел көненә - күркәм бүләк

21 февраль көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында “Талантлы яшьләр халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән яшьләр халык иҗаты сәнгать фестиваленең чираттагы концерты булып үтте.

 Алдагы фестиваль концертларындагы шикелле үк, Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа һәм Казаклар авыллары яшьләре бу юлы да искиткеч матур концерт программасы күрсәттеләр. Бу хакта чарада катнашучыларны Халыкара Туган тел көне белән тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та билгеләп үтте. “Халыкара Туган тел көненә күркәм бүләк булды бу”, - дип билгеләп узды ул. Фестивальнең Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелүен дә онытырга ярамый. Концертта башкарылган “Халыклар дуслыгы” биюе шуның гаҗәеп бер матур чагылышы булды. 

Концерт барышында һәр катнашучының чыгышы алкышларга күмелде. Аларны берсеннән- берсен аерып әйтсәң, калганнарын үпкәләтерсең кебек... Хәер, бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып таныша аласыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев