Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хезмәт министрлыгы ана капиталын куллану кагыйдәләрен үзгәртте

Хәзер ата-аналар, Пенсия фондына акча кире кайтарылганнан соң, тиешле гариза язып, бу акчаларны нәрсәгә тотачагын хәл итә ала.

1 апрельдән Россиядә ана капиталын куллану кагыйдәләре үзгәрә. «Российская газета» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгына сылтама белән шул хакта яза.

Элегрәк Хөкүмәт Хезмәт министрлыгының файдаланылмаган ана капиталы акчаларын тупланма пенсияне формалаштыруга җибәрү кагыйдәләрен раслау буенча вәкаләтләре турындагы проектны хуплаган иде.

Ведомствода аңлатуларынча, Хезмәт министрлыгының яңа вәкаләтләре 2020 елда федераль закон кабул итүгә бәйле. Закон ата-аналарга ана капиталы белән идарә итүне күпкә сыгылмалы итә. Элек ата-аналар аларны башка максатларга куллануны сорап, алардан файдаланмаган очракта, акчаларны тупланма пенсиягә күчерү өчен гамәлләр тәртибе юк иде.

Хәзер ата-аналар, Пенсия фондына акча кире кайтарылганнан соң, ярты ел дәвамында, тиешле гариза язып, бу акчаларны нәрсәгә тотачагын хәл итә ала. Бу вакытта карар кабул ителмәсә, Пенсия фондына гариза язып аны тагын бер кат озайтырга була.

Карар кабул ителмәгән очракта, ана капиталы акчаларын өч ай эчендә тупланма пенсиягә җибәрәчәкләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X