Хәрәкәттә - бәрәкәт
19 март көнне Максабаш авылында яшәүче Галимә апа Сәләхиевага да 90 яшь тулды.
Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре тәбрикләп җылы теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды.
Галимә апаның нәселләре озын гомерле булган, әниләре 95 яшькә кадәр яшәгән, бабасы 100 яшьтәдә 3 километр араны җәяү йөргән. Юбилярның фикеренчә хәрәкәттә - бәрәкәт.
Өч бала үстергән ана, ике баласын җир куенына салган. Бүген килене Миләүшә тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. 90 яшьлек Галимә әби бүген дә кибеткә барырга ярата. Туган авылы урамнарын бер әйләнеп кайту аңа көч-куәт өсти икән.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев