Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Киләчәге өметле булуына ышанабыз

Күңелләрне назлап, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндереп моң агыла. Фонограммада яңгыраган, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыпов башкаруындагы Алан авылына багышланган халык җырын тамашачылар аягүрә басып, көчле алкышларга күмде. Әйтерсәң лә, сәхнә түрендә авылдашыбыз - җырчы Сөләйман үзе басып тора һәм якташларын сәламли.

Менә шулай, иң изге теләкләр белән, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыповка чиксез ихтирамыбызны һәм аның җыр сәнгатендәге иҗатына мәхәббәтебезне белдереп, Алан авылы мәдәният йортында чын мәгънәсендә җыр бәйрәме башланып китте.
Узган ел сентябрь аенда Алан авылы җирлеге башкарма комитеты карары нигезендә старт алган "Моңнар кайтсын авылга" татар җырын һәвәскәр башкаручылар ачык иҗат Фестивале, мәдәният хезмәткәрләренең әйдәп баруы нәтиҗәсендә, быел икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге фестиваль Сөләйман Йосыповның исемен мәңгеләштерү максаты белән, аның якты истәлегенә, ә быелгысы елда 90 яшьлек юбилеена багышлана.
Ачык иҗат Фестивале булганлыктан, бу мәдәни проектта Сөләйман абыйның иҗатына һәм татар җыр сәнгатенә битараф булмаган, талантлы җырчы һәвәскәрләр катнаша.
Ике сәгатьтән артык барган Фестиваль концертында да, яшьләре буенча дүрт категориягә бүленгән егерме дүрт һәвәскәр җырчы һәм өч гармунчы, бер баянчы катнашты. Алар арасында Алан, Балыклы, Күкчә үзешчәннәре белән беррәттән, Олы Мәтәскә, Теләче авыллары җирлекләреннән дә җыр осталары чыгыш ясады.
Фестивальне оештыручылар исеменнән Олы Мәтәскә авылыннан килеп чыгыш ясаган җырлы-моңлы гаилә - Булат, Ландыш, Данис Нигъмәтҗановларга, мәдәният хезмәткәре Гөлнур Гыймранова килгән, ләкин нәсел җебе Алан һәм Балыклы авыллары белән бәйле булган җырчы кызыбыз Диләрә Исмәгыйлевага, Алан авылы тумасы Наилә Садыйковага, Казан шәһәреннән кайткан студент егетебез Айнур Каюмовка һәм әлеге мәдәни чарада катнашкан һәвәскәр җырчыларыбызның һәркайсына рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗат уңышлары телибез.
Мөхтәрәм жюри, Фестивальдә катнашучыларның башкару осталыгына бәя биреп, Лауреат, Дипломантларны билгеләсә, тамашачылар бәяне көчле кул чабулар белән белдерде. Ә иң яшь җырчыларыбыз Гөлсем белән Солтанга тамашачы Рәшидә Исмәгыйлева махсус бүләк тапшырды.
Фестиваль ижади, күтәренке, дустанә рухта, тамашачыларга да һәм катнашучыларның бер-берсенә карата да бары тик шатлык, матурлык кына өләшеп тәмамланды. Һәр һәвәскәр җырчыга, гармунчыга махсус эшләнгән Дипломант, Лауреат дипломнарын һәм истәлекле бүләкләрне Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев тапшырды.
Фәния Хәсәнова,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев