Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Килешү төзелде, таныклыклар тапшырылды

Күптән түгел "НАСКО" иминиятләү компаниясе һәм Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе арасында килешү төзелде. Бу килешүнең төп максаты: янгыннарны кисәтү, булган янгын очраклары, материаль зыян турында мәгълүмат алышу. Шушы килешү нигезендә "НАСКО" хезмәткәрләре ирекле янгын сүндерү дружинасына кабул ителделәр. Мәсәлән, 28 октябрь көнне "НАСКО" иминиятләү компаниясенең...

Әлеге уңайдан Арча территориаль идарәсенең дүрт филиалында ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан укулар оештырылган. Курсларда укыган хезмәткәрләр министрлыкның ирекле янгын сүндерүчеләр реестрына кертелгән. Янгын очраклары ешайса, "НАСКО" хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдларда катнаша ала. Ел саен республикада "Торак" һәм "Дача" исемле профилактика операцияләре уза. Бу операцияләрдә хәзер "НАСКО" иминиятләү компаниясе хезмәткәрләре дә катнашырга хокуклы.
Республика буенча көн саен дистәләгән янгын очрагы һәм юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Арча территориаль идарәсе буенча быел Балтачта, Арчада янгыннар булган. Йорт җирен, милкен әлеге компаниядә иминиятләгәннәр акчаларын тиз арада һәм тулаем рәвештә алган. Арча территориаль зонасы буенча агымдагы елның тугыз аенда халыкка 49 млн. 500 мең сум акча түләнгән. Теләче филиалы буенча бу сан 7 млн. 100 мең сум тәшкил итә. Быел янгын очраклары Теләче филиалы буенча Олы Нырсы, Кече Мирәтәк авылларында, Байлар Сабасында теркәлгән. Безгә Байлар Сабасында Саклык банкы бинасында Теләче филиалының өстәмә офисы эшләп килүе дә мәгълүм.
Янгыннарны булдырмый калу, халык арасында профилактик чаралар уздыру, аңлату эшләре алып бару, йорт-җирнең, мал-мөлкәтнең иминиятләнгән булуын аңлату - "НАСКО" иминиятләү компаниясенең дә төп бурычы. "Карактан кала, янгыннан берни дә калмый," - ди безнең халык. Шуңа да алар район халкын үзара хезмәттәшлеккә чакырып кала.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X