Теләче Информ

Киләсе ел уңышына нигез салына

Табигатьтә көз, көзнең дә иң матур мәле - әбиләр чуагы хакимлек итә. Һава шартларының уңай торуы җир кешеләренә, авыл - хуҗылыгында хезмәт куючыларга җир эшләрен тыныч күңел белән башкарырга мөмкинлек бирә.

Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Хәзер игътибар көздән җирләрне, төп эшкәртүгә бирелә. Планга каралган 24 мең 200 гектар мәйданның, 19 мең 300 гектарында инде эш башкарылды. Бу планга карата 80 процент үтәлеш. Җир эшкәртү аеруча "Алан", "Игенче" хуҗалыкларында оешкан төстә бара. Шулай ук хуҗалыкларда, чәчелгән көзге культураларны тәрбияләү буенча да эш башланды. Быел 9137 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Аның 6879 гектары арыш, 2260 гектары көзге бодай. Аерым хуҗалыклар бу культураларны инде корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртә башлады.
19 сентябрь көнне "Алан" хуҗалыгы базасында үткән семинарда да, алда телгә алынган факторларга төп игътибар бирелде. Хуҗалык рәисләре, бүлекчә җитәкчеләре, белгечләр катнашында узган семинарда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, кайбер хуҗалыкларда сыйфатка игътибар бик аз бирелә дип ассызыклап үтте. Ул аерым культураларга, җирне көздән хәзерләү, эшкәртелгән басуларны кабаттан тирәнәйтү мәсьәләләренә киңрәк тукталды.
Семинарда катнашучылар берничә басуда булып, төрле тагылма агрегатлар белән эшләү ысулларын да карадылар. "Алан" хуҗалыгының көздән чәчелгән басуларында булдылар.
Лилия Кыямова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: