Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Китап – белем чишмәсе

25 ноябрь көнне район мәдәният йортында узган "Китап бәйрәме"ндә әлеге сүзләр чыгыш ясаучылар тарафыннан аз әйтелмәгәндер. Чыннан да бу шулай. Безнең күбебез дөньяны китаплар аша ача һәм тирән танып белә башлый. Ул булмасын, әдәби китапмы яки дәреслекме. Районыбыз кунаклары - якташыбыз, язучы, журналист, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова,...

25 ноябрь көнне район мәдәният йортында узган "Китап бәйрәме"ндә әлеге сүзләр чыгыш ясаучылар тарафыннан аз әйтелмәгәндер.
Чыннан да бу шулай. Безнең күбебез дөньяны китаплар аша ача һәм тирән танып белә башлый. Ул булмасын, әдәби китапмы яки дәреслекме. Районыбыз кунаклары - якташыбыз, язучы, журналист, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова, шагыйрь, "Мәдәни җомга" газетасы баш мөхәррире урынбасары Газинур Морат, "Сөембикә" журналының әдәби бүлек мөдире, журналист Эльмира Закирова һәм Татарстан китап нәшрияте хезмәткәрләре, бик күп дәреслекләр авторлары Рәдилә Ягъфәрова белән Диләрә Абдуллиналар үзләре белән очрашуга килгән балаларга тагын бер кат әнә шул хакыйкәтьне аңлатырга тырыштылар.
Очрашу бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Ул укучы балаларның гына түгел, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да, китапханәчеләребезнең дә күңеленә гамьле кичә булып кереп калгандыр. Мондый чаралар балалар күңелендә телебезгә, әдәбиятыбызга һәм тарихыбызга мәһәббәт тәрбияләүдә мөһим бер баскыч булып тора. Шөкер, бу уңайдан китапханәләребездә район халкын, аеруча балаларны тарту өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бу очрашу барышында күрсәтелгән видеоязмада да ачык чагылды. Аларда күпсанлы махсус әдәбияттан тыш, балалар өчен утыздан артык исемдәге газета-журнал яздырыла. Туган телебезнең асылын, милли бизәкләрен әдәбиятыбызның нигезен тәшкил иткән классикларыбыз иҗатыннан башка күзаллау мөмкин түгел. Кунаклар район үзәк китапханәсендә китап, газета-журналларның укылуын, хәтта кайбер-ләренең таушалуын күреп сөенделәр. Язма әсәр ул һәрвакытта укылуы белән кадерле. Моңа рәхмәт йөзеннән алар күпләр яратып йөри торган китапханәбезгә, китаплар сатып алучыларга үзләренең автографлы китапларын калдырды.
Кунаклар катнашында Галиҗәнәп - Китапка багышлап үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә балалар һәм өлкәннәр күңелендә милли әдәбиятыбызга, телебезгә карата мәхәббәт уятуның нәтиҗәле бер адымы булды. Сәхнәдән иҗатлары, ил-көн алдында куйган хезмәтләре аша гына күреп белгән язучыларны, шагыйрьләрне һәм әдәби хезмәткәрләрне күрү, аларның җанлы әңгәмәләрен, үзләре сөйләгән шигырьләрен ишетү, кемнең дә күңелендә иң матур хисләр генә калдыргандыр. Бирегә килүчеләр туган телебезнең бөтен матурлыгын ишетеп, рухи яктан баеп, күңел сафлыгына ирешеп кайтып киткәндер дигән ышаныч бар. Әдәбият елында инде дүртенче тапкыр үткәрелгән мондый күләмле җылы һәм ихлас очрашуларның әһәмияте гаять зур булгандыр. Бу юлы да әдәби чара районыбыз үзешчәннәренең җырлары белән үрелеп барды. Шулар арасында якташ әдибәбез Дания Гайнетдинованың да җырлары булуы, без-якташлары күңеленә зур горурлык хисләре өстәде. Илсур Шәйдуллин, Сири-нә Гатиятова, "Агыйдел" фольклор ансамбле башкаруындагы җырлар, Резедә Дәүлиева укыган аһәңле шигырьләр, нәфис сүз һәркемнең күңеленә хуш килде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар

2
X