Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күкчә авылында Сабира чишмәсе ачылды

Кешеләр тарафыннан игътибар, кайгыртучан караш булмаса, чишмәләр, елгалар кибә, корый. Алай гына да түгел, күз карасыдай итеп саклыйсы урында чүп-чар белән тутырабыз, аларның яшәү чыганагы икәнен онытабыз. Моннан да зур вөҗдансызлык була аламы? Мөгаен, юктыр. Ә менә Күкчә авылында шәхси эшмәкәр Хәмит Хәкимов тарафыннан төзекләндерелгән "Сабира чишмәсе"нә андый куркыныч һәм...

Әлеге уңайдан Алан авыл җирлеге, Күкчә авылы халкы Хәмит Хәкимов гаиләсенә зур рәхмәтен белдерә. Моңарчы Хәмит Габделхай улы үз химаясына авыл зиратының капка-коймаларын яңарткан, мәчет һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл-обелиск төзеткән химаячы-эшмәкәр. Моннан тыш, ул Теләче районы көрәш федерациясе Президенты буларак, көрәш буенча районыбыз җыелма командасына һәрдаим матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп тора. Күптән түгел Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән татарча көрәш ярышларында призлы икенче урынга чыгуыбызда да аның өлеше һичшиксез зур. Туклану, яшәү һәм юл чыгымнарын - барысын да үз өстенә алганы өчен районыбыз җитәкчелеге һәм көрәшчеләребез аңа чиксез рәхмәтле.
Яңартылган "Сабира чишмә"се Күкчә авылының аскы урамына, итәккә урнашкан. Моңарчы ул авыл халкы, җирлек тарафыннан яңартыла килеп, җир астыннан бәреп, тыныч кына агып яткан, халык суын яратып эчкән. Җәй урталарында төзекләндерелә башлап, төзүчеләр аны кирпечтән өйле иткән, тирә-ягын таш белән түшәгән. Чишмә йорты авылның күркәм бер урынына әверелгән. Хәләл акчага чишмә төзекләндерү изге бер гамәл санала. "Әлеге саваплы эше өчен Аллаһы Тәгалә аны төзекләндерүчегә меңе белән кайтарсын," - ди Күкчә авылы халкы. Чәйгә, ашка суны алар гомер-гомергә шушы чишмәдән алган.
Фәнил Гаязов
тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев