Көн үзәгендә кала бирә
dСоңгы вакытта халыкны әлеге дә баягы коронавируска каршы вакцина ясату мәсьәләсе борчый. Бу уңайдан без берничә сорау белән район үзәк хастаханәсенең участок табибы ВЕНЕРА ГОМӘР КЫЗЫ ХӘБИБРАХМАНОВАГА мөрәҗәгать иттек.
- Венера Гомәровна, кемнәр коронавируска каршы прививка ясата ала? - Район үзәк хастаханәсенә “Covid19”га каршы 140 доза вакцина кайтты. Аның 45 инде ясалган. Коронавируска каршы вакцинаны унсигез яшьтән алып ясатырга була. Прививка ясатырга теләүчеләр безгә, участок табибларына мөрәҗәгать итәргә тиеш була. - Привика ясату өчен алдан анализлар бирергә кирәкме? - Вакцина алырга теләге булган кешегә коронавируска һәм антитәнчекләргә бәйле тест узарга, анализлар бирергә туры киләчәк. Вакцина ясатырга рөхсәт шушы тестларны һәм анализларны биргәннән соң гына биреләчәк. Кешедә коронавирус табылган һәм антитәнчекләр булган очракларда әлегә прививка ясалмаячак. Ләкин медицина белгечләре әйтүенчә, антитәнчекләр булган очракта да прививка ясатырга рөхсәт ителә. – Әгәрдә кешедә хроник авырулар булса, бу кешегә прививка ясаламы? – Анысын һәр кешенең үз участок табибы хәл итәчәк. Шуны да кабат искәртәсе килә, вакци- на тест нәтиҗәләре һәм кешенең сәламәтлегенә карап үткәреләчәк. Без, табиблар әлеге чирнең нинди мәкерле һәм аяныч нәтиҗәләргә китергәнен районыбыз халкына аңлатырга тиешбез. Шулай ук коронавируска каршы прививка турында аңлату да безнең бурыч. Һәр кеше үз сәламәтлеге өчен үзе җавап бирә. Бүген прививка белән кызыксынучылар күп. Аеруча халык белән күп аралашучылар прививка ясатты.
тулырак бу хакта газетабызның бүгенге саныннан таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев