Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кораллар - Хәтер сагында

Бүген, ягъни 7 май көнне, “Батыр” спорт комплексында Россия герое, генерал-лейтенант Асапов Валерий Григорьевич исемендәге махсус әзерлек үзәге тарафыннан кораллар күргәзмәсе үткәрелде.

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә шәһәрендә шул исемдәге үзәк эшләп килә. 15 майда ул үзенең унеллыгын билгеләп узачак. 

Үзәк начальнигы Лукоянов Владимир Николаевич һәм әлеге үзәккә йөрүче курсантлар тарафыннан үткәрелгән күргәзмә-дәрескә мәктәп укучылары, укытучылар, Бөек Ватан сугышы һәм корал җитештерү тарихы белән кызыксынучылар чакырулы иде.

 Владимир Николаевич һәм аның шәкертләре күргәзмәгә куелган һәр корал турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Чарада катнашучылар аларны бер сулыш белән тыңладылар. Вакытын кызганмыйча бирегә килгән һәркем өчен гаҗәеп дәрәҗәдә тәэсирле һәм мавыктыргыч дәрес булды. Күргәзмәгә СССРда һәм Россиядә җитештерелгән кораллардан тыш, Америка Кушма Штатларында, Алманиядә җитештерелгәннәре дә куелган иде. Биредә без Гражданнар сугышы чорыннан ук калган “Максимка” пулеметыннан башлап, хәзер сугыш хәрәкәтләрендә, әйтик, шул ук Сириядә актив кулланыла торган заманча граната ату җайланмаларын да, автоматларны да күрдек. Күргәзмәдә пистолет, винтовка, автомат, граната, мина, саклык жилетлары һәм каскаларның нинди генә төре юк иде. Ахырдан укучыларга аларны тотып, җентекләп карау мөмкинлеге дә бирелде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга Владимир Николаевич та, курсантлар да бик теләп җавап бирделәр. Алай гына да түгел, Владимир Николаевич патефонга пластинка куеп, Бөек Ватан сугышы елларында популяр булган “Смуглянка” җырын тыңлатып күрсәтте. Дәрес барышында ул әлеге күргәзмә-дәресне үткәрүдә ярдәм иткәннәре һәм хезмәттәшлек иткәннәре өчен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповка, Илнар Абдуллинга Россия герое, генерал-лейтенант Асапов Валерий Григорьевич исемендәге махсус әзерлек үзәгенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Армия командующее, Сирия киңәшчесе Асапов Валерий Григорьевич 2017 елның 23 нче сентябрендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә Сирия сугышында батырларча һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев