Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Корбан Гаете мөбарәк булсын, мөхтәрәм дин кардәшләр!

Хөрмәтле райондашлар! Бүген мөселманнарның ике иң олы бәйрәмнәренең берсен - Корбан Гаетен бәйрәм итәбез. Корбан бәйрәме бик күркәм, гүзәл бәйрәм. Корбан чалуның максаты - Аллаһның ризалыгына ирешергә омтылу. Әлеге гамәлебез белән без мохтаҗларны, фәкыйрьләрне сөендерәбез. Кешеләр үзләренең гамәлләреннән җан рәхәте алсыннар, кылган изгелекләре Кыямәт көнендә гамәл дәфтәрләренең уң ягыннан килсен....

Хөрмәтле райондашлар! Бүген мөселманнарның ике иң олы бәйрәмнәренең берсен - Корбан Гаетен бәйрәм итәбез.

Корбан бәйрәме бик күркәм, гүзәл бәйрәм. Корбан чалуның максаты - Аллаһның ризалыгына ирешергә омтылу. Әлеге гамәлебез белән без мохтаҗларны, фәкыйрьләрне сөендерәбез. Кешеләр үзләренең гамәлләреннән җан рәхәте алсыннар, кылган изгелекләре Кыямәт көнендә гамәл дәфтәрләренең уң ягыннан килсен.

Безнең Гает табыны ул бөтен табыннардан матуррак, чөнки бу бәйрәм дөньяви бәйрәмнәрдән өстенрәк. Бу көннәрдә бер-беребезгә бүләкләр бирешик, бәйрәм белән котлыйк. Хәер-сәдакаларны бирергә, туганнарның хәлен белергә, зиратка барып әрвахларның рухына әҗере ирешүен өмет итеп догалар кылырга, Коръән укырга, авыру-сырхауларның, ятимнәрнең хәлен белергә, аларны сөендерергә ашыгыйк.

Мөбәрак Корбан бәйрәме көннәрендә ата-аналарыбызга, туган-тумачаларыбызга һәм барча җан ияләренә ихтирамлы булып, хәер-догаларын алырга тырышыйк.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Олугъ бәйрәм белән тәбрик итеп, сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге теләп калабыз. Бәйрәмнәребез мөбарәк, корбаннар кабул булсын!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район мөхтәсибәте, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев