Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Корылык игеннәрне иртә өлгертте

Бүген, ягъни 5 июль көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар һәм агрономнар чакырулы иде. Киңәшмәдә сүз терлек азыгы әзерләүнең барышы, ферма ремонты, яңа ел урагына әзерлек чаралары турында барды.

Шунда ук “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров тарафыннан көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең ашлык суктыру комбайннарына техник карау үткәрелде. Быел әлеге ширкәт басуларында биш данә  “АКРОС - 530” комбайны (шуның икесе өр-яңа) эшләячәк. Сөенечкә булсын, шуларның барысы да үз эшләренең осталары, тәҗрибәле комбайнчылар белән беркетелгән.

Моннан тыш киңәшмәдә кичекмәстән таҗлы вирустан саклану чаралары күрү кирәклеге турында да  кат-кат әйтелде: 

Аннан саклануның бердәнбер юлы -  вакцина ясату. Бу һәркайсыбызның һәм якыннарыбызның исәнлеге дигән сүз, - дип белдерде  район башлыгы мәсьәләнең районда, шул исәптән Алан авыл җирлегендә ни дәрәҗәдә кискен торуына басым ясап. 

Азактан семинар-киңәшмәдә катнашучылар җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең амбар хуҗалыгында, ремонт үткәрелгән һәм бер кат дезифекция үткәрелгән терлек торакларында булдылар. Семинар барышында аланлыларның күпчелек эш-гамәлләре үрнәк итеп күрсәтелсә дә, җиренә җиткереп  башкарып бетерәсе эшләре дә байтак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев