Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кош-корт һәм мал-туар асраучыларга субсидияләр бирү тәртибе һәм күләме турында мөһим мәгълүмат

Быел шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга тавык-чебеш, үрдәк-каз, тана-сыер, кәҗә, ат асрауда ярдәм итү йөзеннән субсидияләр бирү каралган. Субсидияләрне бирү тәртибе түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Кош-корт асраучыга дәүләт ярдәме: 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр, 1 баш күркә һәм казга-100 сум, 1 үрдәккә - 80 сум, 1 бройлер чебигә -...

Быел шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга тавык-чебеш, үрдәк-каз, тана-сыер, кәҗә, ат асрауда ярдәм итү йөзеннән субсидияләр бирү каралган. Субсидияләрне бирү тәртибе түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

Кош-корт асраучыга дәүләт ярдәме: 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр, 1 баш күркә һәм казга-100 сум, 1 үрдәккә - 80 сум, 1 бройлер чебигә - 30 сум субсидия түләү каралган.

Субсидиянең күләме, транспорт чыгымнарын кертмичә, алган кош-корт бәясенең 50 процентыннан артмаска тиеш. Райондашларыбыз шунысын да исләрендә тотсын иде, дәүләт ярдәме Татарстан Республикасы биләмәләрендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алынган кош-кортлар өчен генә бирелә. Сатып алынасы кош-кортларның яшьләре бер айдан зур булырга тиеш түгел. Бройлер чеби һәм урдәк 2 ай, каз, күркәне хуҗалыкларында 4 ай асрау мәжбури. Алган кош-кортларның саны 50 баштан ким, 100 баштан артмаска тиеш. Ярдәмне вакытында алу өчен 2016 елның 1 июненә кадәр гариза язып, үзегез яши торган авыл җирлегенә документларны тапшыру сорала.

Буаз һәм нәселле таналар алганда, 1 баш исәбеннән чыгып субсидия бирелә. Әлеге сумма буаз таналарга - 15 мең сумны, нәселле таналарга - 20 мең сумны тәшкил итә. Ярдәм тотылган чыгымның 50 процентыннан арта алмый. Әлеге суммага транспорт чыгымнары да керми. Буаз, нәселле таналар юридик затка ия булган авыл хуҗалыгы оешмаларыннан гына алынырга тиеш, ә нәселле таналар алган оешманың «Нәселле таналар» үрчетү буенча таныклыгы булуы зарур. Хуҗалыкта таналарны 5 ел дәверендә асрау мөһим.

Шәхси хужалыкларда сөтчелек тармагы буенча мини-ферма төзү буенча да ярдәм бар. Сөтчелек тармагы буенча мини-ферма булдырырга теләүчеләрнең терлек торакларның 50 проценты әзер булуы шарт (каркас, фундамент, стена, идән өлешләре). Хуҗалык кенәгәсендә ел башына, ягъни 2016 елның 1 гыйнварына 8 сыер асрарга теләүчеләрнең - 3 баш савым сыеры, 5 сыер асрарга теләүчеләрнең - 2 баш савым сыеры булырга тиеш. Субсидия исап-хисап счетына күчкән көннән алып 6 ай эчендә торакны төзеп бетерү, киләсе 6 айда терлекне тиешле баш санына җиткерү бурычы куела. Моның өчен мини-фермада 8 савым сыеры асраучыларга - 5 савым сыеры, 5 савым сыеры асраучыларга - 3 савым сыеры өстәмә аласы була. Дәүләт ярдәменә ия булган хуҗалыкларга терлекләрне 5 ел дәверендә асрау каралган. Субсидиянең күләме мини-фермада 8 сыер асраучыга - 200 мең сум, 5 сыер асраучыга 100 мең сумны тәшкил итә.

Хуҗалыкларында нәселле кәҗәләр асрарга теләүчеләр өчен дә дәүләт ярдәме каралган. Бу сумма 1 баш исәбеннән - 1 нәселле кәҗәгә 8 мең сум булачак. Шулай ук дәүләт ярдәмен алу өчен, кәҗәне Татарстан Республикасы биләмәләрендә теркәлгән нәселле кәҗәләр сату, үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан алу киңәш ителә. Субсидия күләме, алган нәселле кәҗә бәясенең 50 процентыннан артмыйча, транспорт чыгымнарын исәпкә алмыйча бирелә. Сатып алынган нәселле терлекнең 2016 елда алынуы һәм хуҗалыкта терлекләрне 5 ел дәвамында асралывы шарт.

Шәхси секторда ат тотучылар өчен дә яңалыклар бар. 3 яшьтән югары булган атка терлек азыгы алу өчен - 3 мең сум күләмендә ярдәм бирелә. Моның өчен Хуҗалык кенәгәсендә 2016 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкта ат теркәлүе кирәк. Терлек азыгы буларак, салам, сенаж, печән һәм концентрат азыклар алырга мөмкин. Йөкләмә буенча 2016 елның 31 декабренә кадәр хужалыкта терлекне асрау мәҗбүри.

Шәхси хужалыкларда асралучы сыерларны ясалма орлыкландыруга каралган дәүләт ярдәмен алырга теләүчеләрнең 2016 елның 1 гыйнварына хуҗалык кенәгәсендә терлек санының теркәлүе шарт. Шуннан соң хужалыкларында сыер тотучылар 350 сум күләмендә дәүләт ярдәменә исәп тота ала.

Шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларга профилактик чаралар уздыру буенча да үзгәрешләр бар. Биредә дә хуҗалык кенәгәсендә 2016 елның 1 гыйнварына булган мал саны күрсәтелергә тиеш, сыер башына дәүләт ярдәме 300 сум тәшкил итә. Дәүләт ярдәме алган терлекләрне агымдагы ел тәмамланганчы асрау зарур.
Шәхси хужалыклар өчен каралган дәүләт ярдәменнән барлык гражданнар да файдалана ала, иң мөһиме таләпләргә туры килүе. Дәүләт ярдәмен алганнан соң терлекләр авырып китсә, йә булмаса сугымга озатылса, ветеринар биргән белешмәне һәм актны авыл җирлекләренә тапшырырга кирәк. Субсидия алырга теләүчеләр үзләренең яши торган авыл җирлегенә гариза язып, тиешле документларны вакытында тапшырырга тиешләр.

Муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестицияләр кертү буенча эшчәнлек бүлеге ярдәме белән Эльмира Әхмәтҗанова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев