Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күпъелллык үләннәрне тукландыра башладылар

Бүген, ягъни 14 апрель көнне, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Агролак” ширкәтләре игенче-механизаторлары күпъеллык үләннәрне тукландыру эшенә керештеләр.

Мисал өчен, бу эшне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә МТЗ - 1221 тракторларын иярләүче Илнур Закиров белән Радик Кыямов һәм “Туман - 2М” үзйөрешле ашлама сиптерү машинасында эшләүче Альфред Камалов башкара. Кичә һәм бүген әлеге уңган механизаторлар тарафыннан 200 гектар күпъеллык үлән мәйданнары сый алды. 

Без - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш консультанты Илфар Баев белән 150 гектар мәйдандагы күпъеллык үлән басуына (тимофейка+люцерна) килгәндә, Радик Кыямов полиэтилен капчыкларга салынган аммиак селитрасын складтан басуга ташый, Илнур Закиров исә аларны КУН-10 агрегаты белән ашлама сиптерү машинасы әрҗәсенә салып тора иде.

Ширкәтнең баш агрономы Искәндәр Шакиров әйтүенчә, аммиак селитрасы күпъеллык үлән мәйданнарының бер гектарына - бер центнер исәбеннән кертелә. Ә көзге культуаларга ике центнер исәбеннән кертеләчәк.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X